Маҗара китапта гына яхшы

2013 елның 5 мае, якшәмбе


Юл йөрү кагыйдәләре белән беренче тапкыр танышу  һәр балада  төрлечә  була.


Шәһәр балалары өчен әти-әниләре белән балалар бакчасына, мәктәпкә йөрү –  үзенчәлекле университет булса, авыл балалары өчен юл әлифбасы белән танышу читтән торып башлана: авыл урамнарында светофорлар, махсус җәяүлеләр өчен юллар юк бит.


Безнең районыбызда һәрбер   балалар бакчасында  күргәзмә әсбаплар, автокласслар, юл хәрәкәте почмаклары үзенчәлекле итеп оештырылган. Балаларны юл хәрәкәте  кагыйдәләренә өйрәтү проблемасы буенча  мәктәпкәчә  учреждениеләр тәрбиячеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе безнең Дөбъяз “Гөлчәчәк”  балалар бакчасында узды. Бакчабызда юл әлифбасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Күптән  түгел  генә “Юлда хәвефсез йөр!” айлыгы уздырылды. Балалар  белән табышмаклар кичәсе, конкурслар, ата-аналар белән КВНнар үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләре турында анкеталар тутырылды.


Хәзерге вакытта әти-әниләр һәм тәрбиячеләр арасындагы эшчәнлек балалар бакчасында тәрбия бирү процессының ае-рылгысыз өлеше булып тора. Шуңа күрә  “Гөлчәчәк” балалар бакчасының методик темасы итеп “Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы хез-мәттәшлек”  дигән тема алынды. Шуның бер тармагы  –  мәктәпкәчә  яшьтәге балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы  кагыйдәләренә  һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләренә  өйрәтү.


Безнең әти-әниләр балалары белән бергәләп төрле кызыклы әкиятләр  яздылар. Юл йөрү кагыйдәләренә бәйле  әйбер-ләр, рәсемнәр  ясап, конкурсларда актив  катнаштылар. Әхмәдуллин Илдар, Кадыйров Рамил, Добросов Алмаз, Галимова Ләйсән гаиләләре  аеруча тырышлык күрсәт-теләр. Иң яхшы хезмәт-ләр  күргәзмәдә урын алып, “Юллардагы маҗаралар” альбомына кертелде.


Безнең балалар бакчасында һәр төркемдә юл хәрәкәте  почмаклары  бар.  Соңгы елларда тәрбия  һәм белем бирүдә  яңа технологияләр кулланыла. Проектлар һәм информацион технологияләргә өстенлек бирелә. Һәр төркемдә  “Юл хәвефсезлеге әлифбасы”, “Светофор безнең дустыбыз” дигән кызыклы проектлар төзелде, ачык дәресләр үткәрелде.


Хезмәттәшләребез белән тәҗрибә  уртаклашу максатында уздырылган семинар  “Гөлчәчәк” балалар бакчасының күпьеллык эшенең нәтиҗәсе. Киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлеге программалары дирекциясенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина, мәгълүмат-методика   үзәге белгече  Рузилә Хәйруллина да катнаштылар. Тәрбиячеләргә 2 нче кечкенәләр төркемендә “Кызыл, сары, яшел” дигән комплекслы  дәрес күр-сәтелде. Аны 2 нче категорияле  тәрбияче Лилия Гайфуллина   әзерләде. 


Мәктәпкәчә  әзерлек  төркемендә  “Юл  билгеләре иленә сәяхәт”  темасы буенча интеграль занятие күрсәтелде. Аны
2 нче  категорияле  тәрбияче Сабирҗанова Ангелина  күрсәтте.  Ачык дәресләрне әзерләүдә музыка җитәкчесе Лариса Садирова, логопед  Эльвира Усманова  да актив катнаштылар.


“Юл  йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өй-рәтү, юлларда үз-үзеңне хәвефсез  тоту  күнекмәләре  бирүдә балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлек” дигән доклад белән 1 нче категорияле  тәрбияче Фәридә Насыйрова  чыгыш ясады. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашуга йомгакны мөдиребез Шамилә  Фәттахова ясады. Ул тәрбиячеләргә  “Гөлчәчәк” балалар бакчасында  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңыннан ЮХИ программаларын  финанслау дирекциясенең  Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина балаларга бүләкләр таратты, ә “Гөлчәчәк”  мәктәп-кәчә  балалар учрежде-ниесенә Мактау грамотасы тапшырды.


«Гөлчәчәк» балалар бакчасында оештырылган бу чара юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кече  яшьтән үк өйрәтә башларга кирәклеген тагын бер кат раслады. Һәрвакытта  олылар юлларда йөргәндә балаларга үрнәк булып калсыннар, сабыйларыбызның юллары  куркынычсыз һәм имин булсын иде.


Алсу ХАЛИТОВА, Ангелина САБИРЌАНОВА, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячеләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International