Узган атнада республика территориясендә аномаль эссе һава торышы урнашты. Соңгы 100 елда температура режимы рекорд куйды. Гидрометеорология хезмәте белешмәләре буенча, аномаль эссе, җилле һава туфракны шактый киптергән. Бер метр туфрак катламында дым 120-160 мм тәшкил итә, ә чәчүлекләрдә - 19-27 мм. Метеорологлар тарафыннан вегетация чорында шулай ук явым-төшем кытлыгы фаразлана.
Бу хәлне булдырмас өчен район авыл хуҗалыгы идарәләре һәм мелиорация бүлекчәләре белгечләре тарафыннан республика хуҗалыкларында мелиорация техникасын куллануның әзерлеге һәм нәтиҗәлелеге тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Татмелиоводхоз» идарәсенең федераль милектәге дәүләт сугару челтәрләрен һәм насос станцияләрен әзерләү төгәлләнгән, хуҗалыкара һәм хуҗалык эчендәге сугару челтәренә опрессовка ясалган булуы билгеләнде. Белгечләр сүзләренә караганда, сугару системаларын вегетация чорына әзерләүнең билгеләнгән срокларын үтәү мелиораторларга авыл хуҗалыгы культураларының вегетация чорында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән килештерелгән календарь буенча су сибү планнарын үтәүгә тоткарлыксыз керешергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, соңгы 10 елда сугару техникасы сатып алуга һәм сугару системаларын ремонтлауга субсидияләр алган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең шактый өлеше сезонга үз вакытында әзерләнгәннәр һәм яхшы уңыш алу өчен җайланмалардан актив файдаланалар. Алар арасында Азнакай районының «Союз Агро» ҖЧҖ, Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ, Түбән Кама районының «Орсис Агро» ҖЧҖ, Нурлат районының «Сөләйманов» КФХ, Алексеевск районының "Родина" колхозы, Арча районының «Кырлай» агрофирмасы, Алабуга районының «Вятские Зори» ҖЧҖ, Минзәлә районының «Дәүләтов Н.Г.» КФХ, Түбән Кама районының «Земляки» КФХ, Биектау районының «Бөреле» ҖЧҖ, Кукмара районының» «Урал» АХҖК һәм “Вахитов ис.” АХҖК, Мамадыш районының “Мостафин Р.С.” КФХ, Бөгелмә районының “Фәхетдинов Р.С” КФХ. Әлеге хуҗалыклар сугарулы авыл хуҗалыгы культураларыннан елдан-ел югарырак уңыш алалар, андый җирләрдә уңыш сугарылмаган җирләрдәгедән 2 мәртәбә һәм аннан да күбрәк чыга.
Барлык хуҗалыкларга кыска вакыт эчендә сугару техникасын һәм су сибү системасын әзерләргә тәкъдим ителде. Агымдагы елда сугарулы җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеге Мелиорация хезмәте, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан контрольдә тотылачак.
Белешмә өчен:
Республика хуҗалыкларында соңгы елларда федераль һәм төбәк программалары кысаларында 35 мең гектардан артык сугарулы җир реконструкцияләнде, 200 километрдан артык суүткәргеч салынды, 887 буаның 480дән артыгы норматив техник халәткә китерелде. Моннан тыш, 2011-2021 елларда урман мелиорациясе буенча шактый эш башкарылды:29,3 мең га урман полосасы утыртылды, 130 мең га мәйданда авыл хуҗалыгы җирләре эрозиядән якланды.