Татарстан аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Республика кырларында терлек азыгы әзерләү эшләре башланды. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик кызу вакыт, чөнки предприятиеләрнең ел дәвамындагы кереме азыкның сыйфатына бәйле булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республиканың өч районы - Зәй, Нурлат һәм Чистай районнары аграрийлары терлек азыгы әзерли башлаган.

Бүгенге көндә Зәй районы игенчеләре 250 га мәйданда күпьеллык үлән чаптырганнар, 480 тонна сенаж әзерләгәннәр. Районда сенаж салу “Бест-Сил” биоконсервантларын кулланып алып барыла. Эшкә 4 «Ягуар» азык җыю комбайны, 2 «Джон-Дир» маркалы азык җыю комбайны һем 17 чапкыч җәлеп ителгән. Зәй аграрчылары 7305 гектар мәйданда күпьеллык үлән чаптыруны һәм 41 мең тонна сенаж әзерләүне планлаштыралар.

"Күпьеллык үләннәр иң күп энергияне бутонлашу фазасында туплыйлар, шуңа күрә аларны җыю белән соңгарырга ярамый, югыйсә азык файдалы үзлекләрен югалтырга мөмкин. Сенаж эре мөгезле терлекләрне кышкы чорда ашату рационында бик мөһим азык һәм алыштыргысыз компонент булып тора. Алына торган сөтнең сыйфаты, хуҗалыкларның икътисадый иминлеге дә аның сыйфатына турыдан-туры бәйле”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев.

Республика буенча барлыгы 2051 га күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан 76 га – печән, 1971 га – сенаж, 2993 тонна сенаж әзерләнгән.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайттта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International