Татарстанда азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс башланды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурслар уза. Сарман районы авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.

Экспертлар үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының торышын, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерделәр, шулай ук сөтчелек комплексларында, товар фермаларында булдылар һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен карадылар.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ алды, икенче урынны – «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ һәм өченче урынны «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖ алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча районда 56000 тонна сенаж, 31000 тонна силос һәм 5000 тоннадан артык печән әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International