Келәмдә - Татарстанның иң көчле батырлары

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

“Биектау” спорт комплексында билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының тантаналы ачылышы булды. Ул Биектау районында беренче тапкыр узды. Әлеге чарага дәрәҗәле кунаклар - ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде.

Быелгы Чемпионатта Татарстанның 20 муниципаль районыннан 130 спортчы катнашты. Үзенең спорт комплексында чемпионат уздыручы Биектау командасыннан өч спортчы чыгыш ясады.

Тренерларның чын күңелдән хис-тойгыларга бирелүләре, тынгысызланулары көрәшнең гаять киеренке булуын күрсәтә. Ни дисәң дә, билбаулы көрәш шул ул. Башка төр көрәш белән бер үк диярлек, тик биредә кагыйдәләр генә икенче. Төп аерымлык - көндәшеңә аяк чалу мөмкинлеге булуда.

- Районнарның һәммәсенең дә призлы урыннарны аласылары килә. Бу бик кыен инде, әлбәттә, әмма бик тырышсаң, команда белән уңышка ирешергә була, - диде Азнакай шәһәре командасы тренеры Исламбай Сабиров.

Ярышлар 22 майга кадәр дәвам итте. Алтын медальләр өчен классик һәм ирекле стильдә 20 муниципаль районнан 130 спортчы көч сынашты.

- Спортны яратыгыз, көрәшегез. Иң мөһиме - сәламәтлеккә зыян килерлек булмасын, - дигән киңәшләр бирделәр спортчыларга.

ТР чемпионаты тарихта беренче тапкыр Биектау районында булды.

Соңгы елларда билбау көрәшенең популярлыгы арта бара. Төрле яшьтәге малайлар, көчле һәм җитез булырга теләп, спорт секцияләренә язылалар. Тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә теләсә кем дә мәгълүм үрләрне яулый ала. Әлеге ярышлар - шуңа аермачык мисал. Батырларның ярышуларын карап торуы да күңелле булды. Спортчыларның, җиңү яуларга омтылып, ярышларга бик җитди әзерләнүләре сизелеп торды. Чемпионат барышында ярышта спорт мастеры нормативларын үтәгән спортчыларны билгеләп үттеләр.

Биектау муниципаль районыннан өч батыр катнашты һәм Раил Нургалиев үз үлчәү категориясендә икенче урынны алды.

Чемпионатта катнашучыларны татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән сыйладылар, вокаль ансамбль һәм “Казан арты” хореография коллективы чыгышлары белән сөендерделәр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International