Балаларның җәйге ялы имин үтсен

2021 елның 23 мае, якшәмбе

Балаларның җәйге каникуллары җитте. Май ахыры, июнь башында балаларның иминлеге, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибар арта. Биектау районы территориясендәге лагерьларда янгыннарны кисәтү максатында район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары балаларның ялын имин үткәрүгә юнәлтелгән чаралар күрәләр. Алар төрле объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерәләр.

Березовка бистәсендәге ял итү һәм сәламәтләндерү лагере районда иң популяр лагерьларның берсе булып тора. Аңа ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Мондый югары статус балалар учреждениесенә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Смена башланыр алдыннан лагерь җитәкчелеге андагы һәр хезмәткәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төгәл инструктаж үткәрә, электр җиһазларының, янгын кисәтү автомат системаларының торышы, янгын сүндерү чараларының төзеклеге җентекләп тикшерелә. Соңгысына килгәндә, район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары лагерьның һәр хезмәткәреннән янгын сүндерү җайланмасы белән гамәлдә ничек кулланырга кирәклеге турында имтихан алды.

“Җәйге ял чорына әзерлек барышында лагерьның һәр хезмәткәре техник куркынычсызык һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж алды, террорга каршы тору кагыйдәләрен өйрәнде”, - ди Березовка бистәсендәге лагерь җитәкчесе Рамил Майзанов.

Лагерь территориясен тикшереп йөргәндә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары аның һәр объектына, һәр корылмасына һәм бүлмәсенә керделәр, идән астын һәм чормаларны тикшерделәр. Алар, иң беренче чиратта, игътибарны янгын кисәтү системасына, янгын сүндерү җиһазларына һәм аның төзеклегенә, яраклылык срогына юнәлттеләр.

Б и е к т ау р а й о н ы к ү з ә т ч е л е к эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе Алексей Разгулов тикшерү буенча үзенең фикерләрен белдерде: “Әлбәттә, рейд барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча җитешсезлекләр ачыкланды. Лагерьларга карата таләпләр дә елдан-ел катгыйлана бара. Элек кайбер кечкенә җитешсезлекләргә күз йомып карасалар, хәзер инде бер генә кагыйдә үтәлмәсә дә, ял үзәге балаларны кабул итә алмаячак. Минем уйлавымча, лагерь җитәкчелеге барлык җитешсезлекләрне тиз арада бетерү өстендә эшләр һәм балалар ялын тагын да сыйфатлырак итү юнәлешендә кирәкле эшләрне башкарыр”.

Биектау районы буенча барлыгы 8 лагерь тикшерелде. Аларның күбесенә җитешсезлекләрне төзәтү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International