Галимнәр тәкъдим итә:Зарарлы бакча корткычларына каршы көрәштә нәтиҗәле һәм имин чара

2021 елның 23 мае, якшәмбе

Язын һәм җәен бакчачыларны аларның йорт яны кишәрлекләрендәге җимеш агачлары һәм куакларының күпләп чәчәк атуы куандыра. Әмма аларның җимешләрен корткычлар белән зарарланудан саклау өчен бүген үк аларга каршы көрәш чараларын  күрергә кирәклеген онытмаска кирәк.

“Җимеш агач-куаклары өчен иң куркыныч һәм киң таралган корткычлар булып җимеш кимерүчеләр санала. Мондый бакча корткычларының берсе - алмагач корткычы. Бу – кара-соры төстәге алгы канатлары булган күбәләк. Аның канатларында кара төстәге аркылы дулкынлы сызыклар бар, ә гәүдәсенең очында – бронза кебек ялтырап тора торган коңгырт тап. Канатларын җәйгәндә күбәләкнең озынлыгы 20 мм-га җитә. Күбәләкнең корты (гусеница) саргылт төстә яки алсу төстә була, башы кара төстә һәм баш чүмечендә калканы бар. Олыгайган кортлар (гусеницалар) 12–18 мм-га җитә. Бу корткыч күбәләкнең бер корты кимендә ике-өч җимешкә зыян китерергә мөмкин. Зарарланган җимешләрдә кортлар барлыкка килә. Яклау чаралары күрелмәгәндә, алмагач корткычыннан җимешләргә килгән зыян 80-90%ка кадәр җитәргә мөмкин”, - дип аңлата “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях.

Алмагач корткычына каршы биологик көрәшнең иң уңышлы ысулы - бакчалардагы һәм дача кишәрлекләрендәге җимеш агачларында (алмагач, груша, слива һ.б.лар) энтомофаглар санын арттырудан гыйбарәт. Трихограмма – бөртекле, техник, кузаклы, яшелчә культураларында кабырчык канатлы корткычларга каршы көрәштә төп биологик чара. Ул корткычлар санын табигый рәвештә киметергә сәләтле бик вак бөҗәк. Аны җимеш агачларына кертү куркыныч түгел һәм экологик яктан да зыянлы түгел. Уңышны саклап калу һәм алмагач корткычларына, башка җимеш кимерүчеләргә каршы көрәшү максатында, җимеш бакчаларында трихограммаларны агачларда җимеш барлыкка килү фазасына кадәр кулланырга кирәк.

Трихограмма үз йомыркаларын корткычларның йомыркаларында сала, бу аның личинкаларына чит йомыркада яшәргә һәм тукланырга мөмкинлек бирә. Олыгайган бөҗәк табигатьтә тугыз көнгә кадәр яши, шул вакыт эчендә корткычларның 40тан артык йомыркасын юк итәргә өлгерә.

Бу энтомофагны җимеш агачларына кертү ике ысул белән башкарыла:кул белән һәм “пилотсыз-квадракоптерлар” ярдәмендә. Җитештерү бакчаларында «пилотсызлар»ны кулланганда, аның маршрутын җентекләп эшлиләр, бу җимеш агачларын нәтиҗәле эшкәртергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International