Сасы «хушбуй» кыйссасы

2021 елның 21 мае, җомга

Быелгы май бәйрәмнәре дә кояшлы, матур булып истә калды. Әмма Красносельский авыл җирлегенең Песчаная урамында яшәүче Рошка гаиләсе өчен бәйрәмнәрнең бер яме дә булмаган. Чөнки алар яши торган йорт каршында көнкүреш калдыкларын җыя торган чүп-чар баклары урнаштырылган. Бәйрәм көннәрендә биредән чүп-чар, гомумән, чыгарылмаган.

Моннан 4 ел элек гаилә урман буена урнашкан бу өйне бик ошатып һәм яратып сатып ала. Йорт янындагы көнкүреш калдыклары түгелә торган якка игътибар да итмиләр алар. Тора-бара гаилә әгъзалары үзләре хыялланган саф һава урынына калдыклардан килгән сасы ис суларга мәҗбүр була. Өстәвенә, көнкүреш калдыклары хуҗасыз этләрнең, күселәрнең дә туклану урыны булып тора. Әрсез күселәр баклар янында гына калмый, ишегалдына, идән асларына керә башлый.

“Без бу күңелсез күренеш белән көрәшеп арып беттек инде. Калдыкларны бик сирәк алып китәләр. Чынлап әйтәм. Без һәрвакыт шушы сасы исне иснәп яшәргә мәҗбүр”, - дип зарлана Марина Рошка.

Хуҗабикә сүзләренә караганда, Песчаная урамындагы бу урыннан чүп-чарны бик сирәк алып китәләр. Алган очракта да бак эчендәге чүпне генә тутыралар да китәләр. Тирә-юньгә чәчелгән-түгелгән калдыклар, пакетлар, корган агач ботаклары, иске киемнәр, хәтта тимер юлчылардан калган шпаллар да читтә кала бирә. Анда инде чүп-чардан тау барлыкка килә. Кайвакыт Марина ире белән бергәләп аларны, көрәк белән җыеп, бакка илтеп ташлый.

“Бирегә үзебезнең урамда яшәүчеләр генә түгел, читтән дә чүпчар китереп ташлыйлар, - ди - Марина Рошка. - Бер генә кеше дә чүп-чар эчендә яшәргә теләми. Без дә көнкүреш калдыклары туплана торган бакларны торак йортлардан читкәрәк күчерүләрен таләп итәбез. Чөнки урамның бу ягында без генә яшибез. Калган урамдашларның өйләре баклардан ераграк урнашкан.”

Көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторының “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Песчаная урамындагы әлеге урыннан атнасына 4 тапкыр чүп-чар чыгарыла. Бәйрәм көннәрендә туган вазгыятьне компаниядә тикшерергә вәгъдә иттеләр.

Ә бакларның йорт капкасы янында булуы санитар-эпидемиологик таләпләргә һәм нормаларга каршы килми. Биредә чүпчар җыела торган бак капкадан 20 метр ераклыкта урнашкан. Бу - норма.

Мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Төбәк операторы бак эчендәге чүпне генә алып китәргә бурычлы. Ә читтә яткан өемнәр өчен җирле үзидарә, бу очракта Красносельский авыл җирлеге җавап бирә. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Газизов сүзләренә караганда, чүп-чарны вакытында алып китмәү сәбәпле, анда таулар барлыкка килә.

Әллә тәнкыйть тәэсир итте, әллә инде вакыт килеп җитте - безнең материал газетага әзерләнгән вакытта Песчаная урамындагы баклардан чүпне алып киттеләр. Әмма чүп-чарның күп өлеше урынында калды.

Көнкүреш калдыкларын үтильләштерү кагыйдәләре буенча оператор йорт эченнән чыккан чүп-чарны гына алып китәргә тиеш. Ә төзелеш калдыклары, корган агач ботаклары, иске кием аларга кагылмый. Мәсәлдәге саескан кебегрәк килеп чыга: томшыгын алса - койрыгы, койрыгын алса - томшыгы ябыша. Рошка гаиләсе бу хәлдән чыгуның бер генә юлын күрә - гаилә башлыгы прокуратурага мөрәҗәгать итәргә тели.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International