Муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында стажировка узалар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Наил Залаков рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы буенча оештыру очрашуы узды.

Кунакларны сәламләп, Наил Залаков «Финанс ярдәме алуга документлар пакетын рәсмиләштерү һәм экспертиза ясау» мәйданчыгының юнәлеше очраклы гына сайланмавын билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме, дәүләтнең азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итеп, аграрийларга конкурентлыкка сәләтле дәрәҗәгә күтәрелү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Стажерларга финанс ярдәме алу өчен документлар пакетларын рәсмиләштерү һәм экспертизалау тәҗрибәсен тулысынча өйрәнү буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук Наил Залаков Министрлыкның халык өчен ачык булуы турында сөйләде.

22-23 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев, Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары, шәһәр Советы рәисе урынбасары Айнур Әгъләмов, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов, Актаныш районы Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова, Актаныш районы Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров һәм Актаныш районы Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова стажировка узачаклар.

Ике көнлек программа Министрлыкның структур бүлекчәләрендә стажерларны документлар пакетын детальләштерү һәм дәүләт ярдәме алу өчен норматив-хокукый базаны өйрәнү юлы белән укытуны күздә тота.

Белешмә өчен:

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирүнең ачыклыгын тәэмин итү, сыйфатын арттыру, шулай ук Министрлыкта һәм территориаль идарәләрдә вакытлыча чыгымнарны киметү максатларында “бер тәрәзә” принцибы буенча “Барс. Авыл хуҗалыгы. Субсидияләү” пилот проекты кертелде. Мөрәҗәгать итүче бер урында, бер хезмәт оешмасына, бер формада, бер мәртәбә минималь кирәкле документлар җыелмасын тапшыра, һәм алга таба хезмәт оешмасы барлык килештерү һәм субсидияләр бирү процедураларын мөстәкыйль гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International