Мәдәният хезмәткәрләре - тормышка ямь биреп торучылар

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

25 нче мартта илебездә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Биектау районында әлеге датага зур бәйрәм оештырдылар. Мәдәният халыктан аерылгысыз булганлыктан, чараны да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрделәр. Бу көнне төрле милләт вәкилләре белән очрашырга һәм танышырга мөмкин булды.

- Бүген без керәшен татарлары яратып әзерли торган милли ризыкларны - гурушмак, кабартма, паштет алып килдек, - дип сөйләде Күлле мәдәният йорты директоры Эльвира Әлмөхәммәтова.

Керәшеннәрнең халык коллек тивы милли киемнәр кидертелгән курчак та алып килгәннәр. Бу күлмәккә 85 ел икән инде. Эльвира Әлмөхәммәтованың әбисе шушы күлмәкне киеп, бәйрәмнәргә йөри торган булган.

Икенче урында руслар табынына ымсындырып тордылар. Анда - әбиләр кулланган рецептлар буенча пешерелгән камыр ризыклары һәм тозланган яшелчәләр. Бәйрәмдә шулай ук удмурт, чуваш һәм әрмән кухнясы ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин булды.

- Үз е б е з н е ң һ ө н ә р и бәйрәмебездә - Мәдәният хезмәткәрләре көнендә без, һичшиксез, эшләргә тиеш, дигән фикердә мин. Үз эшебезне халыкка күрсәтергә кирәк, чөнки без нәкъ менә кешеләр өчен эшлибез бит, - диде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Ә халык исә, үз чиратында, сәнгать осталары тырышлыгына тулы аншлаг белән җавап бирде. Әле килүчеләр күбрәк тә булыр иде, тик менә ковидка каршы чаралар гына әлегә йомшартылмаган.

- М әдә н и я т н е үс т е рү мәсьәләсендә безнең район Татарстанда алдынгы урыннарда бара. “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә дә безнең мәдәният хезмәткәрләре, балалар бик күп призлы урыннар яуладылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бездә җиңүгә ирешүчеләр елның елында арта гына бара, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин.

“Созвездие-Йолдызлык”та җиңү алып килгән кайбер чыгышларны концерт барышында тамашачыга да тәкъдим иттеләр. Шулай ук татар, чуваш, удмурт фольклор коллективлары да җырлары һәм биюләре белән бәйрәмне т а г ы н д а я м ь л ә н д е р е п җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International