Элек таза-сау йөреп тә, сәламәтлекләре какшау сәбәпле урын өстендә калган яшь ивалидлар, өлкән кешеләр байтак. Йөрәк таза, тәрбия яхшы булганда, андый кешеләрдә яшәү дәрте сүнми. Биектау районында якыннары, туганнары булмаган ялгыз өлкәннәр дә бар. Өлкәннәрнең яшәү шартларын яхшырту, аларның хәлен җиңеләйтү, аларны гаиләгә тарту максатыннан “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Өлкәннәрне тәрбияләргә өйрәтү” мәктәбе проектын тормышка ашыра башлады.
Биредә үз-үзен йөртә алмаган, урын өстендә яткан карт кешеләрнең, инвалидларның туганнары өчен махсус курслар уздырыла. Дәресләр махсус җиһазландырылан кабинетларда алып барыла.
Зелфира Зиннәтова “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә шәфкать туташы булып эшли. Ул “Өлкәннәрне тәрбияләргә өйрәтү” мәктәбендә укытучы ролен башкара, туганнары тәрбиясендә калган инвалидларны, өлкәннәрне тернәкләндерү чаралары ярдәмендә ничек тәрбияләү, ярдәм итү серләренә өйрәтә.
“Без аерым тәрбиягә мохтаҗ кешеләрнең туганнары белән генә түгел, халык белән эшләүче социаль хезмәткәрләрне дә укытабыз. Курсларда “Өмет” үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр катнаша. Алар барысы да өлкәннәрне профессиональ дәрәҗәдә карау серләренә төшенә”, - ди Зелфира Зиннәтова.
Дәресләр бушлай оештырыла. Атнага бер тапкыр, аерым бер кешенең өенә барып, практик дәресләр уздырыла.
Роза Рәхмәтуллинаның тормыш иптәше ноябрь аенда урамда таеп егыла. Аннан соң инсульт кичерә. Бүгенге көндә хәрәкәтсез ята. Роза Шахзадовна да курсларда ирен ничек тәрбияләү нечкәлекләренә өйрәнә. Практик дәресләрне берничә тапкыр инде аның өендә уздырдылар.
- “Өмет”тә миңа бик нык ярдәм иттеләр. Биредә мин авыру кешенең башын, тәнен юарга, тәненә массаж ясарга, аның ятагын яңартырга өйрәндем. Авыру кеше караучының хәле дә җиңелләрдән түгел. Һәр ике якның хәлен җиңеләйтә торган алымнарны тәфсилләп өйрәтәләр биредә. Мин районның социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә бик тә рәхметле”, - ди Роза Рәхмәтуллина. Тәнне чиләндерми торган кремнар, махсус матрас, хәтта караватлар турында да беренче тапкыр биредә ишеткән кешеләр бар.
Узган айда гына да “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “сиделкалар”, өйләрендә авыру кеше тәрбияләүче кешеләр өчен 40 дәрес уздырылган. Игелекле проектта теләге булган һәркем катнаша ала.