Март тәмамланып килә, ә һава торышы безне һаман үзгәреп торуы белән гаҗәпләндерүен дәвам иттерә. Хәтта авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр дә иртәгә яки бер атнадан соң көннең нинди булачагын әйтеп бирә алмыйлар. Әмма, ничек кенә булмасын, язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршыларга кирәк. “Соватех” һәм “Бөреле” хуҗалыкларында уздырылган семинар-киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре эшкә әзерләнү үзенчәлекләре, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
“Соватех” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында басуларда эшли торган бөтен техника да күрсәтелгән иде. Алар ремонтланып беткән инде һәм эш башлап җибәрергә - уҗым культураларын тукландыруга керешергә уңайлы көнне генә көтәләр.
Әлеге хуҗалыкта ашлык саклауда тиңдәше булмаган система кулланыла. Болай сакланган орлык бердәм шытымнар бирә. Шулай ук рапс һәм бәрәңгегә органик ашлама да кертәләр. Һәм алар ирешелгәндә тукталып калырга җыенмыйлар.
- Сабан бодаеның яңа сортларын куллана башлаячакбыз, шулай ук рапсның җирле селекциядәге яңа сортларын, гибрид сортларны сынап карау эшләре дә дәвам иттереләчәк. Бәрәңгегә килгәндә, Екатеринбургтан аның яңа сортларын кайтартырга уйлап торабыз, - дип сөйләде “Соватех” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Искәндәр Хәкимуллин.
Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәрдаим үсештә булу гына уңышка китерәчәк, дип билгеләп үтте. Минераль ашламаларның яңа төрләрен сынау эшләрен дәвам иттерү, заманча яңа җиһазлар алу гаять мөһим.
Семинарда шулай ук үсемлек авырулары турында да сүз кузгатылды. Аларның төрләренә һәм авыруларның таралуына юл куймас өчен хәзердән үк нинди чаралар күрергә кирәклегенә аерым тукталдылар. “Соватех” хуҗалыгы белгечләре туфрак, орлыклар һәм үсемлекләрне эшкәртү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.