“Биектау” Боз сараенда чираттагы абруйлы турнир узды. 2007 нче елгы үсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенең финал уеннары Биектау районында үткәрелде. Казаннан, Яр Чаллыдан, Җәлилдән һәм Биектаудан республиканың иң көчле дүрт коллективы ике көн буена алтын медальләр өчен көрәштеләр.
Уенның алдагы беренче көне нәтиҗәләре буенча финалга Казан һәм Биектау коллективлары чыкты. Биектаулыларның финалга авырлык белән узуын да әйтеп китәргә кирәктер. Сарман районы командасы очрашу барышында уенда өстенлек итте. Төп вакытта оттырмаска капканы алкалар керүдән әллә ничә тапкыр саклап кала алган безнең капкачының бөтен көченә тырышуы һәм уенчыларның фидакарьлеге генә мөмкинлек бирде. Нәтиҗә - 2:2, җиңүчене буллитлар ярдәмендә ачыкладылар һәм анда биектаулылар җиңү яулады. Менә шулай: “шындыр-мындыр” һәм “Биектау” - финалда.
- Ярымфиналда “Торнадо” белән очраштык, бик яхшы, көчле команда бу. Уенга күп көч сарыф ителде, без хисләргә бирелдек, бары буллитлар буенча гына оттык. Финал уенында безгә нәкъ менә шушы хисләр җитмәгәндер дә, - диде “Биектау”ның баш тренеры Ришат Сәйфетдинов.
Алтын медальләр өчен көрәштә хис-тойгылар КХЛ плейоффындагыдан бер дә ким булмады. Көндәшләр бер-берсен кызганып тормадылар. Мәйданчыкның һәр сантиметрында киеренке көрәш барды. Беренче период та командалар алкалар алыштылар, икенчесендә казанлылар алга ыргылды. Өченче өлеш биектаулыларның бер-бер артлы һөҗүмгә тотуыннан башланып китте һәм һөҗүмнәрнең берсе казанлылар капкасын алу белән тәмамланды. Шушындый киеренке мизгелдә тагын бер алканы кем кертсә, шуның җиңүче булачагы аңлашылды. Нәкъ шулай булды да. Өченче период тәмамланырга 10 минут кала “Ак бүре” хоккейчылары алга чыкты. Биектаулыларга оттырганны уйнап кайтарырга тырышудан башка чара калмады. Әмма “Ак бүре” хоккейчылары “Биектау”ның азаккы штурмына бирешмәделәр, ә инде матч азагында Биектау капкачысының тагын кәефен төшерделәр.
- Оттыруларына карамастан, барыбер егетләр белән горурланам. Командада 2007 нче елгы гына түгел, 2008 нче елгылар да уйный. Киләчәктә яңа уеннарга тагын да тырышыбрак әзерләнәчәкбез, үсмерләрнең яңа үрләрне яуларга теләген осталыкны арттыра бару белән ныгытачакбыз, - диде “Биектау” комадасының баш тренеры Ришат Сәйфетдинов.
Хоккей ярышы узганнан соң анда катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга медальләр һәм кубоклар тапшырылды, шулай ук әле аерым призлар белән дә бүләкләделәр. Турнирның иң яхшы уенчысы дип ”Биектау” командасы капитаны Булат Галләмов танылды.