Эшкуарлар йортында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында экспорт эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсында 2020 ел йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева катнашты.
2020 ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер булып «Элит» ҖЧҖ танылды, ул күпләп ашлык, эшкәртелгән тәмәке, орлыклар, авыл хуҗалыгы хайваннары өчен азык сату буенча махсуслашкан оешма.