Имтиханнар тапшыруда үзгәрешләр бар. Алар кемнәргә кагыла?

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Мәктәп балалары яз килүгә сөенеп туя алмыйлар, чөнки озакка сузылган кышлардан соң, ниһаять, көтеп алынган каникуллар җитте. Әмма бу чыгарылыш сыйныф укучыларына кагылмый. Аларга тырыша-тырмаша имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Биектау мәктәпләрендә белем алучыларны рус теле һәм математика буенча сынап карау имтиханнары көтә. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен БДИ һәм ТДИ тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә. 2021 нче ел да башкаларыннан аерылып тормый. Безнең Биектау районының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Яруллина белән сөйләшү төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру системасындагы үзгәрешләр турында.

- Миләүшә Рәшитовна, 2020 елда 11 сыйныф тәмамлаган 120дән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. БДИ тапшырасы укучылар саны быел арттымы?

- 11 нче сыйныфны тәмамлаучылардан БДИ тапшырырга 125 укучы гариза бирде. Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылардан тагын 5 кеше бар - алар да фәннәрне 2021 елда тапшырырга булдылар. Биектау мәктәпләрен тәмамлаган 120ләп укучы югары уку йортларына барачак. Шулай ук безнең районда 500 бала 9 нчы сыйныфны тәмамлый, шуларның бишесе ТДИны җиңеләйтелгән режимда тапшырачак.

- Имтиханнарны тапшыру системасындагы соңгы үзгәрешләр РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 26 февралендә кабул иткән 256 нчы номерлы Карары белән бәйле. Ул 2021 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре турында. Бу турыда тәфсилләбрәк сөйләмәссезме?

- Беренчедән, 9 нчы сыйныфларда чыгарылыш сыйныф укучылары фәннәрне үзләре сайлап тапшырмаячак. Рус теле белән математика алар өчен мәҗбүри. Фәннәрнең берсен үзләре сайлап алар контроль эш формасында тапшыралар, аны үз мәктәпләрендә язалар. Икенчедән, 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучы урта махсус уку йортына керергә җыена икән, ул чакта аңа дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында рус теле белән математиканы тапшырудан тыш, БДИ тапшыру мәҗбүри түгел. Югары уку йортларына керергә теләүче балалар имтиханнарны БДИ формасында бирәләр, рус теле буенча күрсәткечләр аттестат алу өчен нигез булып тора.

- Аңлавымча, база математикасын 11 сыйныфлар өчен фәннәр исемлегеннән алганнар, ахрысы.

- Әйе, нәкъ шулай. - Мәктәп тәмамлаучылар күбрәк нинди фәннәрне сайлыйлар?

- Сайлап алына торган фәннәр арасында җәмгыять белеме өстенлек итә. Шулай ук биология, химия, информатиканы да сайлыйлар.

- Информатикага тукталыйк әле. Монысында да яңалыклар бар шикелле.

- Әйе, агымдагы елдан информатика фәне тулысынча компьютер тестларына күчә. Ягъни бала биремнәрне компьютерда эшләячәк. Барлык нәтиҗәләр дә РЦМКОга - белем бирүнең сыйфатына мониторинг буенча республика үзәгенә җибәреләчәк. Укучы интернеттан файдалана һәм күчерә алмаячак. - 2021 нче елда COVIDка бәйле кагыйдәләр сакланачакмы?

- Срогыннан алдагы чорлар барысы да бетерелде, дәүләт чыгарылыш имтиханнары чорлар буенча аерылды. Шулай ук Роспотребнадзорның имтихан тапшыру урынына кергәндә, катнашучыларны урнаштырганда барлык шартлары һәм таләпләре дә үтәләчәк.

- Без “Әти-әниләр өчен БДИ” акциясе турында язган идек. Өлкәннәр Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә имтихан тапшырып карадылар. Аның нәтиҗәләре дә билгеле.

- Әлеге акциядә 20 ата-ана катнашты. Мөмкин булган 27 баллдан катнашучыларның 1/4 өлеше яхшы баллар туплаган иде. Һәр ата-ана да үз фикерен белдерде: кемгәдер язып бетерергә вакыт җитмәгән, кемгәдер башлап җибәрүе авыр булган. Аларга, инструктажда күздә тотылганча, теркәү бланкларын ничек тутырырга, җавапларны ничек теркәргә, биремнәрне ничек башкарырга кирәклеге аңлатылды. Кемгәдер инша язганда, ә кемгәдер тест биремнәрен башкарганда кыенлыклар килеп туган. Ә күпләр исә Дәүләт йомгаклау аттестациясен БДИга кадәр ничек уздырылган булса, шулай уздырсаң яхшырак булыр иде, дип тә зарланып алдылар.

- Быел имтиханнар тапшыру мәсьәләсе турында тәфсилләп сөйләвегез һәм кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Миләүшә Рәшитовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International