Биектау районының 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында төрле чаралар актив үтә. Күптән түгел татар теле атналыгы уздырылды. Гадәттә телләргә багышланган чаралар программасы үзара татарча гына сөйләшү, күренекле язучылар белән очрашу, укучылар катнашында миллимәдәни чаралар уздыру кебек гамәлләрдән гыйбарәт була
Бу юлы укучылар һәм укытучылар, гадәтләнгән кысалардан чыгып, милли гореф-гадәтләргә күбрәк игътибар итте. Чараларның берсе кышны озату - язны каршылауга багышлап оештырылды. Борынга заманнарда татар халкы елның бу фасылында «Карга боткасы» дигән бәйрәм уздырган. “Карга боткасы” - ул мәҗүси йола бәйрәме. Кешеләр язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Халык аланда уйнаган, җырлаган, күңел ачкан. Соңыннан ботка ашый торган булган.
Мәктәп балалары да иң элек, борынгыдан килгән гадәт буенча, класстан класска йөреп, ботка пешерер өчен кирәкле сый җыйдылар. Тиешле ашамлыклар туплангач, аларны мәктәп ашханәсенә тапшырдылар. Пешекчеләр тәмле итеп ботка пешерделәр. Укучылар күмәкләп “Карга боткасы” бәйрәмендә генә уйнала торган «Суган, суган, алма» уенын уйнадылар.
“Татар теле атнасында милли киемнәргә дә зур игътибар бирелде, - ди Биектау авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк. - Осталык дәресләрендә кызлар хатынкыз калфагы тегәргә өйрәнде, төрле төстәге тукыма кисәкләреннән матур ашъяулыклар текте, милли бизәнү әйберләре ясады, үз куллары белән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре булдырды. Соңыннан балалар татар халкының борынгыдан сакланып килгән уеннарын уйнадылар”. Татьяна Ивановна сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны телефоннардан, компьютердан аралый, тормыш чынбарлыгының ни дәрәҗәдә кызыклы һәм мавыктыргыч икәнлегенә төшендерә. Атна ахырында чарада актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар, алар ясаган сәнгать әсәрләре белән мәктәпнең барлык укучылары танышты. “Карга боткасы” да бик тәмле булды.