Ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов белән Казаклардагы заманча “Куяннар үрчетүче нәсел заводы”на барды. Завод белгечләре җәнлекләрне асрау һәм ашатуга, производствоның киләчәге һәм мөмкинлекләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.