16 һәм 18 апрельдә узган утырышта административ хокук тәртибе бозулар турында 34 протокол каралды. Бер протокол гына урамда сату оештыру тәртибен бозуга кагыла, ә калганнары – авыл җирлекләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозулар. Комиссия утырышына Биектау, Чыпчык, Ямаширмә, Суыксу авыллары, Бөреле җәнлек совхозы поселогы кешеләре чакырылды. Тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылды.