Россия Президенты Указы нигезендә ул беренче тапкыр билгеләп үтелә. Бәйрәм авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, төрле елларда җирле үзидарә органнарында эшләгән ветераннар, оешмалар җи-тәкчеләре катнашында үзәк мәдәният йортында узды.
Авыл җирлекләре хезмәткәрләре әдәби-музыкаль чара әзерләгәннәр. Аны Усад авыл җирлеге башлыгы Светлана Мөбарәкшина белән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев алып барды.