“Бердәм Россия” партиясенең Биектау җирле бүлеге һәм Биектауның “Яшь гвардия” штабы 13 апрель көнне Җиңү паркында өмә оештырдылар. Яшьгвардиячеләр – 2 нче Биектау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары – кыш буена җыелып килгән пластик шешә-савытларны, кар эрегәннән соң чыккан чүп-чарны җыештырдылар. Өмәдә катнашучыларның бөтенесе дә бердәм булып, күтәренке күңел белән эшләделәр. Мондый чараларның барысы да өлкәннәр, балалар, кунаклар чиста, җыештырылган паркта ял итә алсыннар өчен башкарыла. Тулы тәртип булсын өчен мондый өмәләрне әле күп үткәрәсе бар.