ТР Икътисад министрлыгында 2020 елда моношәһәрләрне үстерүгә нәтиҗә ясадылар

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ВКС режимында 2020 елга эш йомгакларын ясау һәм республика моношәһәрләрен үстерү перспективалары буенча түгәрәк өстәл узды. Чара Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә узды. Анда КУЭ корпорациясе, Сәнәгатьне үстерү фонды, Моношәһәрләрне үстерү фонды, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова үз чыгышында моношәһәрләрдәге бизнеска ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә тукталды. Федераль дәрәҗәдә КУЭның 136 субъектына КУЭ корпорациясе тарафыннан ярдәм итү кысаларында гарантия ярдәме күрсәтелгән, 59 предприятие 808,2 млн. сумлык финанс ярдәме алган, 8 кредит буенча КУЭ субъектларына 1,8 млрд. сумлык кичектереп тору мөмкинлеге бирелгән, 7 предприятиегә лизинг ярдәме күрсәтелгән.

Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча 2020 елда моношәһәрләр территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрнең 930,9 млн сумлык 7 проекты хупланган.

Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгән, ул 2,5 млрд. сумлык инфраструктура проектларын финанслаган. Булдырылган инфраструктура ярдәмендә 8700дән артык эш урыны булдырылган һәм 31,9 млрд. сум инвестиция җәлеп ителгән.

Республика ярдәм чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан гомуми суммасы 505 млн. сумлык 84 поручительлек бирелгән, бу 2,86 млрд. сумлык заем финансларын җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килгән. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 401,3 млн сумлык 156 займ биргән.

«Моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүнең, яңа предприятиеләр ачуга һәм эш урыннары булдыруга ярдәм итүче инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре тора. Татарстан Республикасында 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли, – дип билгеләп үтте Наталья Кондратова. – Бүгенге көндә 113 резидент үз эшчәнлеген алып бара, алар тарафыннан 26,8 млрд.сум инвестиция кертелгән һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырылган.

Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең 113 резидентыннан 40ы 2020 елда җәлеп ителгән. Әлеге резидентларның проектларын гамәлгә ашыру моношәһәрләр икътисадына 8,7 млрд. сум инвестиция җәлеп итәргә һәм 4170 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк (проектны гамәлгә ашыруның бөтен чорында).

Үз чыгышы ахырында икътисад министры урынбасары ассызыклаганча, хәзер алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең 10 еллык чорына максатчан күрсәткечләргә ирешү бурычы тора. Инвестицияләр күләме якынча 12 млрд.сум булган тагын 30 резидентны җәлеп итү планлаштырыла. Наталья Кондратова, үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларында катнашу кысаларында, аларның проблемаларын оператив һәм үз вакытында хәл итү өчен, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территория резидентлары тарафыннан инвестиция проектларын гамәлгә ашыру барышына аерым игътибар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International