Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: тәҗрибә, нәтиҗәләр, проблемалар, чишелеш юллары» темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Чара ведомствоның проект офислары, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе, шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә төбәк проект офисы җитәкчесе Александр Соловьев катнашында узды.
Түгәрәк өстәлнең модераторы итеп Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады. Ул үзенең кереш сүзендә Төбәк проект офисы эшен оештыруның төп моментларын чагылдырды, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча норматив-хокукый базаны яңарту турында сөйләде, 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бурычларын билгеләде.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкиле Алинә Зарипова төбәк проектлары паспортларын тутырганда һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында хисаплар формалаштырганда республика ведомство проект офислары белгечләре тарафыннан җибәрелә торган хаталар санының шактый кимүе турында билгеләп үтте.
Шулай ук «Электрон бюджет» дәүләт мәгълүмат системасында «Илкүләм проектлар белән идарә итү» ярдәмче системасында эшләгәндә белгечләргә методик ярдәм итеп тору мәсьәләләре дә каралды.
Түбән Новгород өлкәсенең ТПО җитәкчесе – Түбән Новгород өлкәсенең икътисадый үсеш һәм инвестицияләр министры урынбасары Александр Соловьев илкүләм проектларны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, проект эшчәнлеге белән идарә итүнең мәгълүмат системасы, проектларны гамәлгә ашыруның техник аспектларын мониторинглау турында сөйләде. Ул Татарстанда гамәлдә булган «Илкүләм проектларны тикшерүдә тоту» мәгълүмат-аналитика системасының өстенлеген билгеләп үтте һәм республиканың бу юнәлештәге эшен югары бәяләде.