Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең ВКС форматында узган утырышында 2021-2022 елларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанслауны үстерү, «Процесслар фабрикасы» эше һәм башка мәсьәләләр сөйләштеләр.
Көн тәртибенә күчкәнче, Россия Банкының, бизнес-ширкәт тәкъдимнәрен исәпкә алып, 2021-2022 елларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанслауны үстерү буенча юл картасы әзерләнүе хакында билгеләп үтелде. Юл картасы КУЭ финанс ярдәменең традицион кредит инструментларын камилләштерүне, шулай ук күптән түгел генә үсеш алганнарны алга этәрүне үз эченә ала. Юл картасына түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашыру сроклары һәм көтелгән нәтиҗәләр белән чаралар кертелгән:
- КУЭ субъектларына банк кредитлары бирүне үстерү;
- КУЭ субъектларын ташламалы финанслау программалары;
- Россия Банкының статистика мәгълүматы;
- цифрлы профиль, читтән торып идентификацияләү, Тиз түләү системасы;
- фонд базары инструментлары, КУЭ субъектлары өчен финанс хезмәтләре үсеше;
- КУЭ субъектларын микрофинанслауны үстерү;
- КУЭ субъектларының финанс белемен һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.
Киңәшмәдә көн тәртибенең беренче мәсьәләсе «Процесслар фабрикасы» эше турында мәгълүмат җиткерү булды. Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләре үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Федераль компетенцияләр үзәге сертификациясен беренче булып узган.
Сертификацияләүнең бер пункты – «Процесслар фабрикасы» эшен бәяләү. «Процесслар фабрикасы» 2020 елда илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләрен гамәли укыту өчен төзелгән. Ул заманча укыту эшчәнлек мәйданчыгы, анда катнашучылар сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсе ала, шулай ук җитештерүнең операция һәм икътисадый күрсәткечләрен яхшыртуга йогынты ясый торган механизмнарны үзләштерәләр.
«Процесслар фабрикасы» турында җентекле доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергия саклау технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров чыгыш ясады.
Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ел саен республикада конкуренцияне үстерү турында хисап формалаштыру. Аңа шул исәптән конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча Юл картасының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча белешмәләр дә керә. Субъектларның еллык хисап нәтиҗәләре буенча конкуренция үсешенә ярдәм итү дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы формалаша.
2020 елга конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Юл картасы күрсәткечләренә ирешү һәм конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча тәкъдим ителгән иң яхшы региональ практикаларны гамәлгә кертү турында хисап турында докладлар белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре чыгыш ясады. Юл картасын гамәлгә ашыру турында шулай ук Түбән Кама һәм Тәтеш районнары вәкилләре дә мәгълүмат җиткерде.
Киләсе атнада эш төркеме утырышлары дәвам итәчәк.