Эшкуар йортында Казан агломерациясенең социаль-икътисадый үсеш проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Эшкуар йортында «Казан агломерациясе территорияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары һәм аның иҗтимагый инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеше» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада агломерация үсеше буенча Россиянең һәм Татарстанның әйдәүче экспертлары, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мөрәҗәгать итте. «Бүген Россия Федерациясендә 40ка якын эре шәһәр агломерациясе формалаштырылган, аларның күбесендә 2000 еллар башыннан халык саны тотрыклы үсә һәм хәзерге вакытта 73 млн. кешедән артып китә. 2019 елда Россия Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең пространство үсеше стратегиясе кабул ителде, анда ил икътисадын формалаштыруда шәһәр агломерацияләренең әйдәүче роле ассызыклана. – дип билгеләп үтте ул. – Бүгенге көндә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Шәһәр агломерацияләре турында» Федераль закон проекты эшләнгән, ул шәһәр агломерацияләрен формалаштыру һәм эшләтүнең хокукый һәм оештыру шартларын, шулай ук Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү белән бәйле проектларны билгели. Әлеге закон актлары проектлары төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнарына агломерацияләрне үстерү вәкаләтләрен беркетүне, шулай ук агломерацияләр территориясендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча таләпләр формалаштыруны күздә тота».

«Түгәрәк өстәл» кысаларында Казан агломерациясе территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә, аның комплекслы һәм баланслы үсешен тәэмин итүгә бердәм карашлар тикшерелде.

Видеоконференцэлемтә режимында доклад белән «Агломерацияләрне социаль-икътисадый үстерү агентлыгы» КАО генераль директоры Юрий Кузнецов чыгыш ясады, ул Россия Федерациясендә шәһәр агломерацияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләрен ачты.

Түбән Новгород өлкәсе агломерацияләр үсешен планлаштыруның уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Түбән Новгород өлкәсе агломерациясен үстерү институты» ДБУ директоры Михаил Генин белән бергә катнашучылар территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын синхронизацияләү (Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мисалында), территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын төбәк дәрәҗәсенә тапшыру (Түбән Новгород өлкәсе тәҗрибәсе, Татарстан Республикасы алымнары) турында фикер алышты.

Казан агломерациясендә пространство үсешенең төп проблемалары һәм перспективалары буенча чыгышны «Мәскәү шәһәренең Шәһәр төзелешен планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ директорының җитештерү мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Олег Григорьев тәкъдим итте.

Видеоконференцэлемтә режимында «Леонтьев үзәге» халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге» АКО директоры Борис Жихаревич чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, элегрәк Татарстан Республикасында Стратегия-2030 әзерләү һәм раслау буенча масштаблы эш башкарылган, аның кысаларында төбәкнең пространстволы үсешенә, шул исәптән аның агломерация үсеше мәсьәләләренә дә, зур игътибар бирелә. Республика территориясендә Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре урнашуны исәпкә алып, шулай ук социаль-икътисадый үсештәге агломерацияләрнең зур ролен исәпкә алып, Казан агломерациясенең социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшли башларга кирәк.

Доклад нәтиҗәләре буенча чарада катнашучылар Казан агломерациясенең (функциональ, каркас, кластер) пространство үсешенең оптималь модельләре, аларны стратегик һәм территориаль планлаштыру документларында чагылдыру, Казан агломерациясен иҗтимагый инфраструктура объектлары белән тәэмин итү турында фикер алышты.

Чара кысаларында эшләнгән эксперт чишелешләре Казан агломерациясен үстерү буенча кирәкле норматив-хокукый актларны, «юл картасын» эшләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International