“Светофорда кунакта”

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
“Медвежонок”  балалар бакчасы тәрбиячеләре   нәниләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен   өйрәтү-нең  бик тә мөһим   булуын  аңлап эш итәләр. 

Авыл җирендә яшәүче  балалар өчен  әлегә әйләнә-тирә мохит – киң басулар һәм урманнар, ара-тирә генә машиналар узып китә торган иркен урамнар.  Тик үсә төшкәч аларга  шәһәр тормышы белән танышырга туры киләчәк, ә андагы транспортның иге-чиге юк.

Бала юл хәрәкәте системасы дигән төшенчәне һәм үзеңне юлда дөрес тотуның  мөһим кагыйдәләрен  бакчада  үзләш-терә башлый. Юл хәрә-кәте кагыйдәләрен өй-рәнүгә  һәр мәктәпкәчә  учреждениедә   зур игътибар бирәләр,  башкача мөмкин дә түгел, чөнки  баланың юлдагы иминлеге аның юл әлифбасын ничек өйрәнүенә бәйле. “Медвежонок”  балалар бакчасы урнашкан  Каенлык поселогы зур түгел, бакчага  3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге  19 бала йөри. Балалар саны күп булмаганга, аларны төркемнәргә бүлү зарурлыгы юк, шуңа  күрә тәрбияче  Зөлфия  Габделәхәт кызы  Шәйхиева эшен һәр баланы да кызыксындырырлык итеп оештыра.  Рәсем дәресеме ул,  пластилин белән  эшләүме, мавыктыргыч китап укумы – педагог юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын беркайчан да онытмый.

Балалар үзләрен олы кеше итеп хис итәргә яраталар. Тәрбиячеләр урамда очрый торган төрле хәлләрне чагылдырган сюжетлар буенча  мавыктыргыч уеннар уздыралар, һәм бу балаларга  юлда бик тә зарури булган  белем һәм күнек-мәләр бирә. Машиналар белән  уйнаганда нәниләр, юл  хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышып,  урамда күр-гәннәрен кабатлыйлар.

Балаларны юлларда үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләренә  уңышлы өйрәтү өчен   матди база һәм аң-белемне арттыра торган мохит булдырырга кирәк. “ЮХИ  фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау  дирекциясе”нең Биектау филиалы   начальнигы   Алсу Сафиуллина  районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә  еш була,  ул  тәрбиячеләргә  юл хәрәкәте  почмакларын, методик әдәбиятны  яңартырга  һәрдаим булышып тора. “Медвежонок” мәктәпкәчә  балалар учреждениесендә   юл хәрә-кәте кагыйдәләре  стенды җиһазланган.

Әле күптән түгел генә балалар бакчасында “Светофорда кунакта” дигән танып-белү чарасы уздырылды. Анда барлык малайлар һәм кызлар да катнашты.  Әкияти сәяхәткә  чыкканда балалар  белем тупланмаларын да алырга  онытмадылар һәм моның белән тәрбиячеләрне һәм кунакларны сөендерделәр. Балаларның  юл билгеләрен ялгышмыйча, ышанып әй-түләренә карап,  тәрбиячеләр өчен куанып утырасың. Белем орлыкларының уңдырышлы туфракка  төшүе һәм мул уңыш бирүе сизелеп тора. Мондый бәйрәмнәр  балаларга һәрвакытта да зур шатлык китерә. Алар  машина  юлларында, әти-әниләре белән шәһәргә барганда  югалып калмаслар, дип ышанасы килә.

“Светофорда кунакта”  танып-белү-күңел ачу  чарасы  ЮХИ Фонды әзер-ләгән истәлекле бүләк-ләрне тарату белән тәмамланды һәм  бу балаларның күңеленә бик тә хуш килде.
Рәсемнәрдә: ”Медвежонок” балалар бакчасында.           

 


Елена МАРТЫНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International