Татарстанда терлекчелек продукциясенең сыйфатын күтәрү өстендә ныклап эш-ләргә кирәк дигән карарга килделәр. Бу мәсьәләдә әһәмиятле роль ветеринария табибларына бирелә, чөнки терлекчелек продукциясенең сыйфаты терлекләрнең сәламәтлеге белән тыгыз бәйләнгән.
Узган атнада “Серп и молот” ширкәтендә терлекчелек белгечләре өчен уку оештырылды. Анда катнашучылар – баш зоотехниклар, баш ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары, участок ветеринария табиблары. Аларга терлекләрнең баш санын киметмәс өчен мөгезле эре терлекне асрау, көтү яңарту, дәвалау өлкәсендәге яңалыклар белән танышып бару зарур.
Район терлекчеләренең эш нәтиҗәләренә йомгакны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров ясады.
– Район зоотехниклары, ветеринария табиблары һәм ветеринария хезмәтләре бердәм эшләргә тиеш, – дип сүзен башлады районның баш ветеринария табибы Айрат Гәрәев. – Бары шул вакытта гына сәламәт маллар булуга исәп тота алабыз. Яшь терлекләргә һәм кысыр сыерларга иммунопрофилактика уздыруга зур игътибар бирергә кирәк. Бозауларны асрау технологиясен үтәмәгәндә, биналарга дезинфекция уздырмаганда, терлекләр сәла-мәтлеген анализлау һәм аларның ашау рационын көйләү өчен даими рәвештә материалларны биреп бармаганда вакцинация һәрвакытта да ситуациядән коткармаска да мөмкин.
Шулай ук семинарда азык әзерләү һәм аны саклауга салу технологиясен дөрес үтәүнең никадәр әһәмиятле булуы турында да сүз барды. Эшне дару чараларын мөмкин кадәр азрак файдаланырлык итеп оештыру мөһим. Яшь терлекләрнең үлеменә юл куйган хуҗалыклар арасында “Суыксу”, “АгроСтар” ширкәтләре аталды.
– Терлекләрдәге лейкоз авыруын дәвалау һәм аны булдырмый калу буенча программа чынлыкта эшләнергә тиеш, ә кәгазьдә түгел, – дип ассызыклады районның баш ветеринария табибы. – Кадрлар турында да уйлау зарур, чөнки кайбер хуҗалыкларда ветеринария табиблары юк. Бу очракта нинди терлекчелек продукциясе сыйфаты турында сүз булырга мөмкин? Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә яшь белгечләрне өстәмә матди кызыксындыру һәм авыл хуҗалыгы вузларын һәм техникумнарын тәмамлаучыларны авылда кызыклы эш белән кызыксындыру турында уйларга кирәк.
Заманча фермаларны сыер савучыларның хезмәтен җиңеләйтер өчен генә түгел, сөт продукциясенең сыйфатын яхшырту өчен дә кертелә торган технологик яңалыклардан башка күз алдына китереп булмый. “ДеЛаваль” предприятиесе эшләп чыгарган яңа җиһазлар турында аның вәкиле Марсель Шәмсетдинов сөйләде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күп еллар эшләгән кеше буларак, авыл хуҗалыгы спецификасын аннан да яхшырак белүче юк. Исегезгә төшерәбез, “ДеЛаваль” компаниясе – сөт терлекчелеге өчен җиһазалар эшләү, җитештерү һәм урнаштыру буенча дөнья-күләм лидер. Ул дөньяның 100 илендәге сөт җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә.
Дарулар җитештерү буенча “Пфайзер” компаниясенең региональ директоры Рөстәм Туйбактин үзенең чыгышында маститка профилактика, терлекләрне антибиотиклар белән дәвалау темасын кузгатты. Югары продуктлылыкка ирешүдә сыерларны ашатуны дөрес оештыруның ничек мөһим булуы турында ветеринария белгече, Татарстанның атказанган ветеринария табибы Идрис Гатин сөйләде.
“Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекләрне баланслы ашату мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Моңа инану өчен мөгезле эре терлекләр рационының нигезен тәшкил итүче азык һәм азык өстәмәләре үрнәкләренә күз салу да җитә. Биредә шулай ук ветеринария табиблары үз эшләрендә куллана торган ветеринария препаратлары да бар иде. Һәр ферма буенча терлекчеләр эшенә даими йомгак ясала.
– Сыерларны ясалма орлыкландыру бүген көтүне кыска срокларда яңартуның иң нәтиҗәле алымы, – диде “Элита” нәсел предприятиесенең баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров. – Орлыкландыруның әлеге алымы терлекчеләргә сыналган нәсел үгезләрен күп сыерларны орлыкландыру өчен файдалану мөмкинлеге бирә.
Бу сүзләрне раслау өчен катнашучыларга өйрәнү фильмы тәкъдим ителде.
Уку барышында ветеринария белгечләре ветеринария өлкәсендәге яңа казанышлар турында белделәр, кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар ишеттеләр. Алган белемнәрне эштә кулланып, терлекчелектә икътисади яктан тотрыклы, югары нәтиҗәләргә ирешәсе генә калды.
Александр Тимонин фотолары.
Елена МАРТЫНОВА.