Мәкерле авыру

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

2013 ел  –  “Мин  исән чакта туберкулезны туктатыгыз” лозунгы астында уздырыла  торган икееллык Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш кампаниясенең икенче елы.

Туберкулез, ВИЧ/СПИДтан  гына калышып,  сәбәбе йогышлы чирләрдән  үлү булган авырулар арасында   икенче урында тора.

2012 елда Татарстан Республикасында 100 мең кешегә исәпләгәндә авыру күрсәткече 47,1 тәшкил итә, шул исәптән 14 яшькә кадәрге  балалар – 54 (100 мең балага 8,7). Биектау районында шул ук чор эчендә 16 очрак теркәлгән (100 мең кешегә 43,9). Әлеге  авыру күр-сәткечләре  узган ел күрсәткеченнән 1,6 тапкырга кимрәк (2011 елда  30 очрак яки 69,4).

Туберкулез – йогышлы авыру, ул  һава-тамчы юлы белән күчә,  сирәк очракта – ашау яки предметлар аша.  Авыру кузгатучы – Кох таякчыгы, ул төрле органнарны, еш кына үпкәләрне зарарлый. Йөткергәндә, төчкер-гәндә яки какырганда  үпкә туберкулезы булган кешеләр һавага микобактерияләр бүлеп чыгара.  Чир йоктыру  өчен кешегә аларны аз гына күләмдә  эчкә  сулау  да  җитә. Бактерия  эчке тирәлектә бик тотрыклы һәм 1,5 елга кадәр актив була ала. Организмга эләккәндә таякчык актив булмаган формада  шактый озак вакыт калырга  мөмкин.  Туберкулез симптомнары күренмәскә дә мөмкин, авыру кешенең  хәтта озак вакытлар буена  үзендә авыру барлыгына  шикләнмәве  дә  ихтимал. Туберкулезның иң беренче билгеләре –  кичкә кергәч,  тән температурасы аз гына күтәрелә,    көчле тирләү, аппетит кимү, йөрәк тибеше ешаю күзәтелә. Кан анализы ялкынсыну процессын күр-сәтергә мөмкин. Балаларда туберкулезның билгесе булып,  үзләрен начар хис итү сәбәпле,  мәктәптә  өлгерешнең кимүе торырга мөмкин.

Өлкәннәрдә туберкулез билгеләрен ачыклавы кыенрак, чөнки аларны өлкән яшьтәгеләргә хас  башка  күп  төрле авыру билгеләре белән бутау ихтималы зур.

Профилактик  максатта  балаларда туберкулез диагностикасы – манту реакциясе,  өлкәннәрдә – үпкәгә флюорография  тикшерүе уздыру. Туберкулезны полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР)  тиз арада төгәл итеп ачыкларга ярдәм итә. Әмма мондый тикшерү  узар өчен   кыйммәтле  җиһазлар кирәк, ә алар барлык учреждениеләрдә дә булмый. Мондый алым белән тикшеренүнең өстенлеге – нәтиҗәнең 25 минут эчендә билгеле булуы  һәм  авыруның яшерен формаларын ачыкларга мөмкинлек бирүе.

Авыруларның өчтән берендә  диярлек  башлангыч стадиядә туберкулез  билгеләре күзәтелми. Димәк, дәвалану катлаулана  дигән сүз.   Шуңа күрә  беренче  билгеләрне аңлап алу  бик мөһим, бу  авырудан котылу  өметен шактый ныгыта.

Туберкулез диагнозы үлем карарына тиң булган заманнар узды. Хәзер бу авыруны заман дарулары һәм җиһазлары  җиңә, үз  сәламәтлегең  турында  кайгыртып,  белгечләргә вакытында  мөрәҗәгать  итәргә  генә кирәк.
 


М.Гыйльметдинова, ТР Гигиена џђм эпидемиология Њзђгенећ Биектау районындагы сђламђтлек саклау учреждениесе белгече

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International