Биектау районында яңадан төзелгән ирекле янгын сүндерү дружиналарының файдасы зур булыр дип көтелә.
Бүген үзләре теләп шушы дружиналар составына керергә теләүчеләрне бердәм реестрга кабул итү буенча эш дәвам итә.
Кемдеңдер гомерен коткарып калу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш, моның өчен бары битараф булмау гына кирәк. Янгын куркынычсызлыгының һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүнең иң гади кагыйдәләрен белү экстремаль ситуациядә бик тә кирәкле булырга мөмкин.
Янгын чыгу үз вакытында ачыкланса, янгын сүндерүчеләргә хәбәр тиз барып җитсә, никадәр янгыннарны булдырмый калырга мөмкин булыр иде.