Биектауның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү буенча “Өмет” Үзәге хезмәткәрләре язгы ташуга әзерлек кысаларында ялгыз яшәүчеләрнең йорт территорияләрен кардан чистарталар.
Социаль хезмәткәрләр белән язгы ташу башланыр алдыннан җентекле инструктаж уздырылды. Үзәк карамагындагы өлкәннәрнең күбесе шәхси йортларда яши, аларның кайберләре куркыныч су басу зонасында урнашкан. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга йорт тирәсен кардан арындыруда, су агу өчен канаулар казуда, базлардан кирәк-яракларны алуда булышалар. Бу гадәттән тыш очраклар булу куркынычын минимумга кадәр киметергә ярдәм итә.