Ике беркетмә төзелде. Урамның хәрәкәт булган урынында үз автотранспорт чараларын калдырырга гадәтләнгән ике гражданга 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Еш кына йорт яны территориясендә калдырылган машиналар һәм төзелеш чүп-чары махсус техникага һәм ярдәмгә ашыгучы экстрен хезмәтләрнең машиналарына комачаулык тудыра. Исегезгә төшерәбез: административ комиссия барлык авыл җирлекләре буйлап рейд уздыра. 28 мартта рейд Биектау авылы урамнарында уздырылды, район төзеклеге кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелде.