Канализация торбаларыннан ниләр генә чыкмый…

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Биектау авылының Мичурин урамындагы йортларда яшәүчеләр әйләнә-тирәлекне тутырып аккан канализация суларын гел күреп торалар. Шакшы сулар юлларга, балалар мәйданчыкларына җәелә, подъездларга тула. Салкын көннәрдә мондый сасы “күлләр” бозга әверелә һәм узып баручы кешеләрнең егылып имгәнүләренә сәбәпче була. Моның шулай булуында кем гаепле һәм бу турыда авыл халкының фикере нинди?

Биектау коммуналь челтәре бригадасына тагын чакыру килеп ирешә. Очрашу урыны һаман шул ук - Мичурин урамы. Тыгылулар биредә ешаеп киткән. Коммуналь хуҗалык мастерлары атнага берничә тапкыр киләләр.

Халык, тиз генә илтифат итмәүләрен сәбәп итеп, су җибәрү системасы белән шөгыльләнүче оешманы гаепли.

- Ничек кенә кызганыч тоелмасын, без шул арада килеп җитеп, тыгылган урынны чистарта алмыйбыз. Һәрхәлдә, күпмедер вакыт узмый калмый. Башта гаризаны кабул итәргә кирәк, аннары авария хезмәте чакырыла, ул килеп, эшкә керешә. Тыгылган урын чистартылганчы ярты көн дә, бер көн дә узарга мөмкин, - дип аңлатты “Биектау коммуналь челтәре” җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйльметдинов.

Канализацияне чистартучы кешеләр торбаларга тыгылган әйберләргә аптырыйлар. Салфеткалар, тукымалар, йомшак уенчыклар, курчаклар, кием-салым һәм тагын әллә ниләр - болар барысы да торбаларга ташланган әйберләр. Димәк, торбалар тыгылуның төп сәбәбе коммуналь челтәрнең гаризага шундук игътибар итмәвендә түгел, ә бәлки йортта яшәүчеләрнең үзләрендә. Авыл кешеләре үзләренең ризасызлыкларын интернет киңлекләренә дә чыгаралар.

Инстаграмдагы Биектау районы төркемнәренең берсендә без шундый ризасызлык язуын күрдек: ”Мичурин урамы 3 йорт адресында канализация торбасыннан су шундый нык ага, күрше йортлар янына да барып җиткән инде. Бу сулар ката, бозлавык барлыкка килә. Балалар мәйданчыгына да барырлык түгел. Шалтыраттык, зарландык, әмма моңа берәүнең дә исе китми! Коточкыч хәл! Су каналы һәм администрация кая карый?! ”

- Ничек бары шушы йортта гына шундый кешеләр яшәсен инде? Андый кешеләр башка йортларда юк дисезме? Ни өчен аларда торбалар тыгылмый? Миңа калса, канализацияне тулысынча тикшереп чыгарга кирәк. Бәлки торбаларны алыштырырга кирәктер. Болай яшәү мөмкин түгел бит инде, - дип килеп туган хәлгә карата үз фикерен белдерде Мичурин урамындагы күрше йортта яшәүче Зөләйха Мортазина.

Без сораштырдык - торбалар барысы да тәртиптә. Биектау коммуналь челтәрендә шулай диделәр. Аларны профилактика өчен гариза булмаганда да тикшереп торалар. Тик менә халыкны канализациянең чүп чиләге булмавына гына төшендерә алмыйлар - шуңа борчылалар. Су җибәрү, су белән тәэмин итү системасына карата тиешле мөнәсәбәт булмаса, тыгылулардан да котылып булмаячак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International