Биектау муниципаль районында балигъ булмаганнарга карата җәбер-золым һәм рәхимсез мөнәсәбәт фактларын ачыклау һәм аларны булдырмый калу буенча 2012-2015 елларга «Өмет» Үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән, озак вакытка исәпләнгән “Кояшлы балачак” программасы тормышка ашырыла.
Программаны үтәү барышында “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге юристы һәм психологы район мәктәпләре директорлары, сыйныф җитәкчеләре, укучылар һәм ата-аналар өчен җыелышларда чыгыш ясадылар. Чыгышларда төп максат итеп балаларга нинди куркынычлар янавы турындагы хәбәрдарлыкны, аларга каршы юнәлтелгән гамәлләр өчен җаваплылыкны арттыру бурычы куелды. Мондый чараларда ике йөздән артык кеше катнашты.
Җыелышлар “Мин – әти-әни” порталыннан алынган “Мальчик вокруг” видеоролигын караудан башланды. Роликны караучылар җәбер-золымның төрләре һәм ул китергән зыян, аңа дучар булган төрле яшьтәге балаларның үз-үзен тотышындагы үзенчәлекләр, балалар һәм үсмерләрне яклауга кагылышлы норматив-хокукый мәсьәләләр, балаларга аңлатылырга тиешле файдалы киңәшләр турында белделәр. Ата-аналарга балаларына карата рәхимсез булганда һәм көч кулланганда аларда нинди сыйфатлар тәрбияләүләрен аңлаттылар. Балага кечкенә чакта сеңдерелгән сыйфатлар аның холкында гомер буена саклана.
Әти-әниләр балалар тәрбияләү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны тормышта авыр хәлдә калган балаларга ярдәм Фонды сайтында табарга мөмкин булуын белделәр, www.Ya-roditel.ru сайтында шулай ук бушлай психолог, юрист, интернет-белгеч консультациясе дә алырга була. Зарурлык килеп чыкканда, балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен 8-800-2000-122 – «ышаныч телефонына» да шалтыратырга мөмкин.
Балаларны җәбер-золымга дучар итү аларга коточкыч тискәре йогынты ясый, шуңа күрә мондый күренешләрнең таралуына юл куймауда хәлиткеч чаралар күрүне таләп итә. “Өмет” Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге район кешеләрен балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәт очракларына битараф калмаска һәм бу турыда 2-40-72 телефоны буенча хәбәр итәргә өнди.
Е.АЛЮКОВА, “Љмет” Њзђге психологы.