Әгәр эт тешләсә...

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Котыру – кешеләрдә дә, хайваннарда да була торган  йогышлы авыру, ул һәрвакыт үлем белән тәмамлана.

Котыру буенча Татарстан Республикасында эпизоотик хәл  киеренке һәм бу  әлеге авыруның халык арасында таралу куркынычын арттыра.  2012 елда җәнлекләр арасында   лаборатор тикше-рүләр белән расланган  котыру очраклары  296 булды, бу  2011 елның шул  ук чоры белән чагыштырганда  42,5%ка  күбрәк. Җәнлекләр арасында котыру авыруы  Татарстан Республикасының 244  авылында  теркәлде.

Эпизоотик хәл   Азнакай, Аксубай,  Әлмәт, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнары авылларында һәм Казан шәһәрендә аеруча күңелсез.

2012 нче елда районда  йортта яши торган һәм сукбай этләр тешләве белән бәйле  154 мөрә-җәгать булды, күрсәткеч 100 мең кешегә  364,3 (2011 елда бу күрсәткеч 412,7 иде), зыян күргән 5 кешегә “котыру”  диагнозы куелды.

Котыру вирусы кешегә дә, җылы канлы хайван-җәнлекләрнең барлык төрләренә, шулай ук кошларга  да йогарга мөм-кин. Әлеге инфекциянең мәкерлелеге шунда, авыру җәнлек яки хайван  тешләгән (тырнаган)  вакыттан башлап,  авырый башлаганга кадәр кайвакыт бик күп вакыт (1 елга кадәр, ешрак 1-3 ай) уза,  кеше инде бу турыда оныткан да була. Кеше өчен иң куркынычы – авыру этләр, төлкеләр, ярканатлар, янутсыман этләр, бүреләр, мәчеләр, шулай ук  котыру  авыруы сыерлар, атлар, мөгезле вак терлекләр, кабан дуңгызлары, керпеләрдә дә очрый. Вирус авыру җәнлекләрнең  селәгәендә  бик күп була. Кеше организмына  теш-ләү, тырналу, тирегә, лайлалы тышчага  эләгү аша үтеп керә. Шулай ук  җәнлекләрнең йоны, кош каурыйлары аша да йоктыру ихтималы зур.

Мәчеләр, этләргә, бигрәк тә ау этләренә  ел саен  прививка ясатырга,  йорт хайваннарының  сукбай этләр янында  йөрүенә юл куймаска.  Йорт хайваны ничек кенә авырый башламасын, бигрәк тә азыкны кыенлык белән йотканда,  аны үзең дәваламаска, кичекмәстән  ветеринария табибына мөрәҗәгать  итәргә кирәк. Әгәр дә сезне җәнлек яки хайван тешләсә, тырнаса яки аның селәгәе сыланса, яраны, тырналган һәм селәгәй тигән урыннарны сабынлап юарга.  Әгәр дә селәгәй  күзгә  керсә, күзне җылы су белән юдырырга һәм  ашыгыч рәвештә  котырудан прививка ясату өчен   дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: зыян күрүче нинди җәнлек яки хайван (өйдә асрала торганмы, сукбай  эт-мәчеме, кыргыймы)  тешләүгә һәм аны ветеринария күзә-түенә алу мөмкинлегенә  карап, 3 тән алып 6 га кадәр  прививка ала.

Өйдә  асрала торган эт яки  мәче  тешләсә, ачудан аларны үтерергә омтылмагыз,  чөнки алар 10 көн дәвамында ветеринария күзәтүендә булырга тиешләр, әгәр дә хайван сәламәт  булса,  антирабик  прививка  ясатуның да кирәге калмый.

Кешеләр арасында мондый куркыныч  авырудан котылу өчен һәркемнең тиешле  саклык чараларын үтәве бик мөһим.
 


М.ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, ТР Гигиена һәм эпидемиология бүлегенең Биектау районындагы филиалының табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International