Җылылык, яктылык, уңайлык бирүчеләр

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Унҗиденче мартта илебездә  сәүдә,  халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне  билгеләп үтелә.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрнең  һөнәри  бәйрәменә багышланган  тантаналы җыелышта  аларны  Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Раил Зәйнуллин котлады.

Торак-коммуналь  хуҗалык  системасында эшләүчеләр халыкның тормыш-көнкүреше  өчен гаять мөһим  бурычларны башкаралар, алар клиентның һәрвакытта да хаклы булуын истән чыгармаска тиешләр, диде Раил Әюп  улы. Халык ихтыяҗларына игътибарлы булырга,  шул ук вакытта кешеләргә дәүләт программаларын аңлату,  районда башкарыла торган эшләр турында җиткерү җаен да табарга кирәк. Күп квартиралы  торак йортларга капиталь ремонт программасы үзе генә дә ни тора! Аның  нәтиҗәсендә  район  үзәгендә генә түгел, ә бәлки Биектау районының башка  авылларында  да  йортларга бер-бер артлы икенче сулыш өрелә. Районда  кешеләрне аварияле фондтан күчерү буенча республика программасы да гамәлдә.

Халык еш кына коммуналь хезмәткәрләр эшенә карата гадел ризасызлык белдерә. Әмма бу тармакта катлаулы хезмәтләрен намус белән башкаручы белгечләр дә юк түгел. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан  торак-коммуналь хуҗалык системасының иң яхшы вәкилләре  Биектау муниципаль район  Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт  хатлары,  Мактау  грамоталары белән бүләк-ләнделәр, аларга премияләр тапшырылды. Бүләкләнүче алдынгылар  арасында “Бөреле коммуналь челтәре” җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Данил Кәримуллин, “Биектау” бердәм исәп-хисап үзәге  җаваплылыгы чикле  ширкәтенең мәгълү-матлар базасы администраторы  Рамилә Мусина, “Чернышевка” торак  хуҗалары ширкәтенең йорт буенча җаваплы кешесе  Светлана Кузнецова, “Шәпше” торак  хуҗалары  ширкәтеннән Ольга Симонова, “Чыпчык” ширкәтеннән Рамилә Закирова, “Чыпчык” ширкәте слесарь-сантехнигы Владимир Горев, “Бөреле” ширкәте дворнигы  Владимир Малюгин, “Березовка” ширкәте бухгалтеры  Роза Фәйзрахманова, “Биектау коммуналь челтәре” ачык акционерлык җәмгыяте слесаре  Михаил Романов, “Коркачык  челтәре” җаваплылыгы чикле ширкәте  бухгалтеры  Равия Фәйзиева бар.
Рәсемдә: районның торак-коммуналь хуҗалык системасы хезмәткәрләре.
А.Тимонин фотосы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International