Биектау районының, пандемия чорында алгы сызыкта булып, көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча авыруларны дәвалаучы табиблары турындагы сәхифәбезне дәвам иттерәбез. Бүген сүзебез Татарстан Республикасының атказанган табибы Рәдиф Бариев турында.
Районның хәтта бер генә тапкыр булса да медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән кешеләре Рәдиф Бариевны яхшы беләләр. Ул югары һөнәри осталыкка ия булуы һәм пациентларга карата сизгер, игътибарлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Рәдиф Рәкыйпович кечкенә чагыннан ук кешеләрне дәвалау турында хыялланган. Медицина институтын тәмамлау белән үк аны Мәмдәл участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләгәннәр. Аның кешеләрне дәвалый башлавына да инде 40 елдан артып киткән.
- Абыемның миңа: ”Рәдиф, синең туган җиреңдә үк кирәгең чыкты, үз урыныңны да шунда таптың”, - дип әллә ничә тапкыр әйткәне бар. Ул чынлап та шулай: Биектау районында туганмын, Биектау районында укыдым. Аннары 1974 нче елда Казан дәүләт медицина институтына укырга кердем. Диплом алгач, 1980 нче елда туган ягыма әйләнеп кайттым - Мәмдәл участок хастаханәсендә эшли башладым, - дип башлады сүзен Биектау район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Рәдиф Бариев.
Май аенда районда коронавирус йоктырган авырулар өчен госпиталь ачтылар. Рәдиф Рәкыйпович “кызыл зона”да эшләргә берсүзсез риза булган. Әле ул болай да куркыныч урында бит.
- Йогышлы авырулар госпитале табиблары булырга тәкъдим иткәндә беребез дә үзебезгә нинди куркыныч янавы турында уйланмадык. Кирәк икән - без риза. Соңыннан нәрсә булыр дип тә уйламадык. Һәм бу шулай тиеш тә, без бит табиблар, димәк, барырга һәм авыруларны коткарырга тиешбез, - дип өстәде Биектау үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Рәдиф Бариев.
Рәдиф Рәкыйпович, башка хезмәттәшләре кебек үк, алтышар сәгать буена “кызыл зона”да эшли. Кизү тору графигы - “ике тәүлек аша бер тәүлек”.
- “Кызыл зона”да, әлбәттә, җиңел түгел. Кешеләрнең гомерләрен саклап калуыңны уйлагач, аларның сиңа төбәлгән өмет тулы карашларын күргәч, авырлыклар турында онытасың. Вакыт тиз уза. Хәтта арыганлыгыңны да тоймый башлыйсың. Аның каравы, пациентның хәле яхшыра барганны күреп, канәгатьлек хисе кичерәсең. Шундый катлаулы ритмда эшләп тә арыганлыкка бирешмәскә безгә нәкъ менә шушы халәт ярдәм итәдер дә, мөгаен. Аннары “кызыл зона”дагы рухи атмосфера да бик тотрыклы. Анда сугыш вакытындагы кебек эшлисең. Синең янәшәңдә, нинди дә булса катлаулылыклар, шикләнүләр килеп чыкса, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торучы иптәшләрең бар. Җыеп кына әйткәндә, биредә һәрчак уяу, сизгер булу таләп ителә. Син "кызыл зона"да, ә аның икенче ягыннан сиңа хезмәттәшләрең бу пациенттан нинди анализлар алырга, кемгәдер рентген ясарга кирәклеген әйтеп торалар, ә кайберсенә ашыгыч рәвештә электрокардиограмма таләп ителә. Бу шундый бердәм система һәм ул бик көчле. Бик нык булганлыктан, хаталанырга да ирек бирми, - дип дәвам итте сүзен үзәк хастаханәнең табиб-терапевты Рәдиф Бариев.
Көчәйтелгән эш режимы, һәр кешене игътибар үзәгендә тоту, аларга карата рәхим-шәфкать күрсәтү - көндәлек күренеш.
Бүгенге көндә кайбер хастаханәләрдә авырулар белән күп сөйләшеп тормыйлар. Шунлыктан Рәдиф Рәкыйпович үз янына килгән кеше белән аралашуны дустанә мөнәсәбәттән, җылы итеп сөйләшүдән башлый. Ул һәр кеше белән дә уртак тел таба һәм зарурлык килеп чыкканда аның күңелен күтәрү мөмкинлеген дә файдаланып калырга тырыша.
- Хастаханәгә килгән кешенең күңелендә тискәре фикерләр тууы бик ихтимал. Бу табигый күренеш. Моны начар дип тә әйтеп булмый, чөнки тән авырулары кешенең психологик халәтенә дә йогынты ясамый калмый. Мондый очракларда без ягымлы караш, игътибарлылык, җанга ятышлы сүзләр белән кешенең уй-фикерләрен уңай якка үзгәртергә тырышабыз һәм мондый омтылыш нәтиҗәсез калмый. Пациент күз алдында үзгәрә, ул синең һәр сүзеңне рәхмәт хисе белән кабул итә башлый, - диде район үзәк хастаханәсенең табибтерапевты Рәдиф Бариев.
Рәдиф Рәкыйпович “кызыл зонада” кизү торганнан соң тиешле ике тәүлектә ял итми. Башка диагнозлылар да медицина ярдәменә мохтаҗ. Кешеләр Рәдиф Рәкыйповичны көтәләр, аларга бары ул гына кирәк. Менә шуңа күрә аның 40 ел эшләү дәверендә пациентларыннан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетүенә дә бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Рәдиф Бариев турында “табиб булып тугандыр ул”, дип юкка гына әйтмиләрдер.
Эрнест АБДУЛАЕВ