Яшь батырлар бил алышты

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
“Сабантуй” газетасы призларына “Көрәш” милли татар-башкорт көрәше буенча ТР беренчелегендә Биектау районының  яшь батырлары командасы өченче урынны яулады.
Безнекеләр 1997-98 елгы  егетләр арасында барысыннан да аерылып тордылар. 60 килограммлы авырлык категориясендә 1 нче урынны  киеренке көрәштә Олы Битаманнан Фирдүс Габдрахманов яулады.  Мәмдәлдән Инсаф Җамалиев (70 килограмм) –  2 нче урында,  Олы Битаманнан Рамил Габдрахманов (80 килограмм) – 3 нче  урында. Абыйлы-энеле Габдрахмановларның тренеры Фәнис Сөнгатуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International