Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
ГЕОГРАФИК ӨСТЕНЛЕКТӘН ФАЙДАЛАНА БЕЛЕРГӘ КИРӘК
2013 елның 5 марты, сишәмбе
21 февральдә Биектау муниципаль район Советының XXV нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Дәү-ләт Советы депутаты, «Ак Барс» ХК ААҖнең генераль директоры Иван Егоров, авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов, Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, ТКХ һәм юл төзелеше Идарәсе начальнигы Илдар Сибгатуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча Вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетының башка җаваплы хезмәткәрләре дә булды.
2012 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2013 елга үсеш перспективалары турындагы доклад белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул үсешне чагылдырган саннарга тукталды. Бер елда 26300 тонна сөт һәм 2300 тонна ит җитештерелде, бу моннан алдагы елга караганда 4 һәм 25 процентка артыграк. 66,8 мең тонна ашлык һәм 7 мең тонна бәрәңге җыеп алынды. Безнең территориядә зур салым түләүчеләр булган “СафПласт” ширкәте, “Винербергер-Коркачык” заводы, Усад спирт заводы, “Агрохиммаш” ачык акционерлык җәмгыяте урнашкан. Районда 605 кече предприятие теркәлгән, шуларның 367се – икътисади яктан активлар. Район әйләнешенең 21 проценты һәм җирле бюджетка салым керемнәренең яртысы диярлек кече бизнеска туры килә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5400 баш мөгезле эре терлек асрала. “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” республика программасы сыерларның баш санын саклау һәм арттыру чараларының берсе булды. Аңа 30 фермер уңышлы кушылды. Әлеге һәм “Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм” программасы буенча 14,4 миллион сумлык грант алынды.
2012 елда план буенча 40 мең урынына 44,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 156 гаилә яңа фатирлар алды. 9,7 километр машина юлы салынды һәм 15 километр ремонтланды.
Президент район башлыгы докладында һәм Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова, “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Анна Захарова чыгышларындагы күтәренке рух, киләчәккә өмет белән карауның күңеленә хуш килүен белдерде.
Район эшчәнлегенә бәя биреп, биектаулылар алдына бурычлар куйганга кадәр, Рөстәм Миңнеханов Татарстан үсешенең төп йомгаклары белән таныштырып узды.
Республика бүген тулаем региональ продукт буенча Россия Федерациясендә бишенче урында тора. Промышленность продукциясе җитештерү күләме 7 процентка арткан. Президент Биектау районына, 90 нчы елларда үзе җитәкчелек иткән район булганлыктан, аерым мөнәсәбәттә тора һәм бүген аны динамик үсештә күрәсе килә. Рөстәм Миңнеханов Биектауның географик яктан игътибарны җәлеп
итәрлек булуы әлегә тулысынча файдаланылмый дигән фикердә. Шәһәргә терәлеп урнашкан районга промышленность производствосын күчерергә, тулаем территориаль продуктны берничә тапкырга арттырырга мөмкинлек бирерлек яңа проектларны тормышка ашырырга була.
Шәһәргә якын булу – бу барыннан да бигрәк авыл кешеләре өчен сорау булган продукцияне сатуда өстенлек дигән сүз. Тиздән ачылачак Агропромпарк – нәкъ менә биектаулылар беренче резидентлар булырга тиешле урын.
Терлекләрнең баш санын арттыру, гаилә фермалары төзү, балаларда мәктәп эскәмиясеннән үк авыл хезмәте белән кызыксыну тәрбияләү – Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларның игътибарын нәкъ менә шуларга юнәлтте. Районда хәзер якынча унҗиде мең баш мөгезле эре терлек булса, ул биредә эшләгән вакытта ике тапкыр күбрәк була.
Районның сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программаны үтә-вен дә ул мактап телгә алды. Субсидияне торакның икенчел базарында сарыф итмичә, күп яңа квартиралар төзи алу – биектаулыларның зур казанышы. Районның күп балалы гаиләләренә җир участоклары бирү дә уңай бәя алды.
Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар төзү, “Чиста су” программасын тормышка ашыру – Республика Президенты бу эшләрнең барысында да безнең районны актив катнашырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә һәм депутатларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны тормышка ашыруда Биектау лаеклы урында торды һәм хәзер дә шулай булып кала, дип билгеләп үтте.
Бу көнне аеруча тырышлык күрсәткән биектаулыларга тантаналы шартларда дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Рәсемдә:
Р.Н.Миңнеханов, Р.Г.Кәлимуллин һәм Ямаширмә фермеры А.И.Әхмәтов район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсендә.
А.Тимонин фотосы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Талпан имсә, нишләргә?
Талпан имсә, нишләргә?
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз