Хатын-кызларның үз «Бишеге» бар

2020 елның 11 октябре, якшәмбе

«Ата-ана булу бәхете» социаль проекты «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган күп кенә проектларның берсе. Әлеге проект 2019 елда социаль проектлар бәйгесендә грантка ия булган иде.

Грант шартлары буенча проект киләсе елның сентябренә кадәр тормышка ашырылырга тиеш. Шул максаттан «Өмет»тә авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә күп кенә эш башкарыла. Ана булырга җыенган яшь ханымнарны алдагы тормышка әзерләү максатыннан «Ана һәм бала» бүлмәсе эшли. Алар биредә яңа туган баланы ничек карау, ничек тәрбияләү нигезләренә төшенәләр. Баланы биләүгә биләү читтән карап торганда гына җиңел кебек. Аның да үз таләпләре бар. Көмәнле ханымнар мондый дәресләргә бик теләп йөри. Чөнки бала белән ана мөнәсәбәте баланы яратуга гына кайтып калмый. Баланы бишектән үк тәрбияләргә кирәк дигән фикер ассызыклана биредә. «Өмет»тә булачак аналар өчен психология темасына да дәресләр бирелә. Чөнки, кыенлыклардан куркып, яшь ханымнарның кайберләре аборт ясатудан да чирканмый. Баласыннан баш тартырга теләгән хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан, йөклелекне өзүгә каршы чаралар күп уздырыла биредә.

Яшь гаилә белән даими эш алып барганда гына туачак баланы ничек тә саклап калу буенча көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Аларның хәлләрен җиңеләйтү, ярдәм күрсәтү өчен вакытны да, көчне дә, белемне дә кызганмый эшлиләр «Өмет» хезмәткәрләре. Йөклелекне саклап калу - үзәк эшенең бер юнәлеше генә. «Өмет» хезмәткәрләре мәктәп балалары белән дә сөйләшүләр алып бара. Киләчәктә аларның һәрберсе әти-әни булырга тиеш.

«Дәресләр вакытында вакцинация турында да сөйлибез. Чөнки төрле йогышлы авырулар таралган катлаулы чорда ана белән бала гомереннән дә кыйммәтле берни юк дөньяда», - ди «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы, психология фәннәре кандидаты Татьяна Палачева.

«Ата-ана булу бәхете» социаль проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы бик күп мәсьәләләр күтәрелә. Дәресләр диета саклау, киеренкелек шартларында үз-үзеңне тоту, гаиләдә үзара мөнәсәбәт, перинаталь тәрбия һәм башка бик күп кызыклы һәм кирәкле темаларны үз эченә ала. Ә инде проектның төп максаты яңа туган бала өчен гаиләдә уңайлы шартлар тудырудан гыйбарәт. Күп кенә хатын-кызлар өчен көмәнлелек чоры - зур стресс чоры да булып тора. Андый киеренкелекне булдырмау максатыннан үзәктә релаксация буенча төрле чаралар уздырыла.

«Безнең төп максат - яшь аналарның тынычлыгын булдыру, аларны психологик яктан ана булырга әзерләү, гаиләне, авыр хәлдә калган хатын-кызларның, балаларның хокукларын яклау, баласыннан баш тартырга теләүчеләр белән психологик эш алып бару», - ди Татьяна Палачева.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International