Һөнәрегез сокланырлык һәм горурланырлык

2020 елның 9 октябре, җомга

Соңгы вакытта һөнәри бәйрәмнәрне район хакимиятендә зурлап билгеләп үтү матур гадәткә керде. Күптән түгел районның үзәк мәдәният йортына мәгариф хезмәткәрләре Укытучылар көнен билгеләп үтәргә җыелды.

Укытучылар көне - әлеге һөнәр ияләре өчен генә түгел, һәрберебез өчен олы бәйрәм. Бу юлы да мәдәният йорты укытучылар, варислар, тәрбиячеләр белән шыгрым тулы иде. Тантаналы чарада РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров, район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов катнашты.

«Безнең районда укытучылар коллективы көчле. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә дә, мәктәпләрдә дә еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган кадрларыбыз бик күп. Укыту сыйфатын, белем алу шартларын яхшырту максатында матди-техник базаны да яңартып киләбез. Киләсе елларда бу эшнең күләмен тагын да арттыру күздә тотыла. Укытучы һөнәренә ихтыяҗ кимеми, киресенчә, үсә бара. Чөнки белемне бары тик укып кына алып була. Һөнәрегез сокланырлык һәм горурланырлык. Хезмәтегез бары уңышлар гына китерсен», - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең тәбрикләү сүзендә.

Котлау сүзләреннән соң хезмәтләрендә аерата зур уңышларга ирешкән укытучыларга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Биектау районы 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Галиәхмәтова, Казаклар авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып баручы Галия Сабирҗанова һәм Дөбьяз мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне укытучысы Радик Җиһаншин «Тәрбия һәм мәгариф буенча Россия Федерациясенең мәртәбәле хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия булдылар. Район укытучыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре, Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгеләре, Биектау муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре дә тапшырылды.

Котлаулар районның балалар хореографик ансамбльләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International