Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район кешеләрен Өлкәннәр көне белән котлауларга кушылды.
Андый кешеләрнең берсе - Габдрәхим Мортазин. Биектау муниципаль районының 85 еллык тарихында 25 ел нәкъ менә аның исеме белән бәйле. Ул КПССның Биектау райкомында беренче секретарь булып эшләде. Г. Мортазин кече туган илендәге тырыш хезмәте өчен генә түгел, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен дә күп медальләргә һәм орденнарга лаек булган. Габдрәхим Мортазин үзенә тапшырылган унсигез бүләкне кадерләп саклый, алар арасында ике Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары бар.
- Очрактан файдаланып, туган районыгызны үстерүгә зур өлеш кертүегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәсем килә, - диде район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Габдрәхим Мортазинга мөрәҗәгать итеп.
Кече Кавал авылында яшәүче Хәлимә Усманова өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. 1 октябрьдә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртә таңнан ул туганнарыннан һәм якыннарыннан бүләкләр кабул итә. Бүләкләр район җитәкчеләреннән дә бар. Юбиляр кадерле кунакларны яңа пешеп чыккан бәлешләр белән каршы алды. Ә аның үзенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район Башлыгының, шулай ук бәйрәмдә катнашкан һәр кешенең бүләкләре тапшырылды. Алар барысы да Хәлимә Усмановага нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.
Шулай ук Олы Битаманнан Мансур Мөлековны да котладылар. Мансур Һидиятулла улы - Бөек Ватан сугышы ветераны. Беренче сугышчан чыныгуны ул Полтава янында алган. Белая Церковь янындагы сугышларда каты яраланган, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң 1944 елның маенда 3 нче удар армиягә миномет наводчигы итеп җибәргәннәр. Псков янындагы сугышлардагы батырлыгы өчен Мансур Һидиятулла улы III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Эстония территориясендә барган көрәшләрдә немец радистын әсир төшергәне өчен II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Чехословакия территориясендә көрәшә, “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә. Мансур Мөлеков - Рейхстагка барып җиткән сугышчыларның берсе.
Энҗе ГАРӘФИЕВА