Авыллар тарихы - үткәне һәм хәзергесе

25 сентябрь 2020 ел., җомга

Биектаулылар яратып өлгергән ташландык һәм үлеп баручы авыллар турындагы хикәя циклларын дәвам итәбез. Алдарак сүз Шыпшыйк һәм Керосиново авыллары турында барган иде. Әгәр бу торак пунктларында вакытлыча яшәүчеләрне генә булса да очратырга мөмкин булса, бүгенге язмабыздагы авылны сез хәтта картада да таба алмассыз. Николаевканың соңгы кешеләре авылларын узган гасырда ук калдырып күченеп киткәннәр. Ул заманнарда ТАССРда колхозларны эреләндерү сәясәте уздырылган. Нәкъ шушы фактор бик күп авылларның югалуына сәбәпче булган.

Фонарь баганалары - элекке урамнарның кайда урнашканлыкларын билгели алырдай бердәнбер билге булып калгандыр, мөгаен. Николаевкадан бүгенге көндә бик аз калган: зират һәм инде биш елдан артык эшләмәүче ашханә.

Бу зираттагы соңгы каберлекләр, безнең билгеләвебезчә, ХХ гасырның 60нчы еллары белән даталанган. Ул бик зур түгел, монда бары утызлап кабер бар. Шулай булуга карамастан, бөтен каберләр каралган һәм чистартылган.

Авылның юкка чыгу сәбәбе - анда яшәүче җирле халыкның башка торак пунктка күченеп китүләре. 1930нчы елда Шәпше авылында “Новь” авыл хуҗалыгы артеле оеша, бу - хәзерге “Серп и молот” хуҗалыгы. 1951 нче елда әлеге җирлеккә караган барлык колхозларны берләштерәләр: шул исәптән, Николаевка һәм Дубровка авыллары кергән “Шверник”колхозын да.

1965 нче елда Министрлар Советы шәһәр тибындагы үрнәк - эксперименталь посёлок төзү турында карар кабул итә. Анда социаль инфраструктура шәһәр стандартларына ориентлашкан була. Кечкенә авылларда яшәүче кешеләр әкренләп яңа, ике катлы йортларга күченәләр.

Шәхси йортларында яшәп ятучы Николаевка халкы да күпкатлы йортларга күченә. Аларның өйләрен әкренләп сүтәләр, авылның үзеннән дә берни калмый. Бүгенге көндә монда кемнәрнеңдер җимеш бакчаларын гына табарга мөмкин: алмагачлар, чияләр, грушалар һәм кура җиләге куаклары.

- Кайдадыр монда чишмә булырга тиеш. Инеш агып ята. Кайчандыр ул урында дамба ясалган булгандыр, хәзер ул урыннан юл үтә һәм ясалма сусаклагыч - күл барлыкка килгән, - дип сөйли ташландык авыллар тарихын өйрәнүче Айдар Уткузов Николаевка турында.

Кайчандыр монда йөздән артык кеше яшәгән өч урам булган. “Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиясе барлыкка килгәч, үзләренең ындыр табагы да төзелгән. Хәзер бу территориядә хуҗалык эшчеләрен генә очратырга мөмкин.

- Николаевка авылы тирә-юньдә иң зур торак пунктларның берсе булган. Якын-тирәдә урнашкан Владимировка, Шуваловка, Елань, Дубровка, Горки авыллары күпкә кечерәк була. Николаевкага күрше авыллардан укырга килеп йөргәннәр, чөнки мәктәбе дә, клубы да була. Без яши торган җирлекнең иң зур пункты иде ул “, - ди Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков.

Владимир Беляков әйтүенчә, яңа йорт җиткереп керергә теләүчеләр бүгенге көндә монда юк. Шәпше үзе көннән-көн үсә: күп балалыларга җир участоклары бүленеп бирелә, шәһәр кешеләре җир сатып алалар. Бик матур урыннар, чиста һава, искиткеч табигать, Казан - Малмыж трассасыннан да ерак түгел. Ә Николаевкага бару күпкә озаграк. Менә шуңа күрәдер инде бу җирләр 50 ел дәвамында буш ята бирәләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International