Кече Солабаш авылында “Хыял бакчасы” ачылды

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Белгәнебезчә, Биектау районы яшәешнең барлык тармакларында һәрдаим актив үсештә. Төп игътибар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелә. Шунлыктан социаль яктан мөһим объектлар төзелеше бер дә тукталып тормый. Шушы көннәрдә Кече Солабаш авылында парк ачылды.

Кече Солабаш авылында 200ләп кеше яши, ә яңа ял итү урыны шәһәрдәгеләрдән бер дә ким түгел. Күршеләренең шатлыгын уртаклашырга Дөбьяз авыл җирлегенең барлык авылларыннан, шулай ук башка урыннардан да килгәннәр. Ни дисәң дә, паркка күбрәк балалар йөри, шунлыктан кунакларны трансформерлар каршы алды.

- Ни кызганыч, безнең авылда мондый парк юк. Шуңа күрә без, балаларыбыз шушындый матур паркта рәхәтләнеп уйнасыннар өчен, ял саен бу авылга киләбез, - диде Лиля Сабитова.

Актив ял итү өчен паркта барысы да бар. Балалар таганда атыналар, ә спорт сөючеләр борыста шөгыльләнә, турникта күтәрелә һәм башка бик күп спорт корылмаларында шөгыльләнә алалар. Бала-чага аттракционнарны кызыксынып өйрәнгән арада өлкәннәр очрашуның тантаналы өлешен уздырдылар. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең чыгышында Кече Солабаш авылы халкына шундый парк бүләк итүчегә - меценат Рәшит Гыйльфановка рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан әлеге паркның аның катнашында төзелгән беренче генә объект булмавын әйтеп китү дә урынлы булыр. Ул моңа кадәр мәчет һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга һәйкәл салу эшендә дә башлап йөргән. Авылдагы шундый мөһим вакыйга хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм халкыбызның азатлыгы өчен һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

- Болар барысы да Рәшит Әкрәмович тырышлыгы белән барлыкка килде. Башта ул матур итеп мәчет салдырды, ә хәзер менә балаларга һәм өлкәннәргә нинди шәп парк бүләк итте, - дип билгеләп үтте Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Бәйрәмдәге сый-хөрмәт һәм күңел ачулар бушлай булды. Бу турыда да авыл меценаты алдан кайгырткан. Аның шәфкатьлелеге нәтиҗәсендә нибары 200 кеше яши торган авылда менә дигән парк калкып чыккан. Ә хәзер инде нибары түгел, әлегә 200 кеше дип әйтә алабыз.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International