Укучыларга - тагын бер тапкыр куркынычсызлык чаралары турында

2020 елның 11 сентябре, җомга

Өйрәнүләр генә булса да, аңа мөнәсәбәт бик җитди. Биш минут эчендә барлык укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре һәммәсе дә бинадан чыгып бетәргә тиеш. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары эвакуация таләпләрен дүрт минут ярымда үтәделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре бәяләве буенча нәтиҗә канәгатьләнерлек.

Бу юлы өйрәнүләрне уздыруның йомгаклау мәйданчыгы Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе булды. Әлеге чарада барлык белем бирү учреждениеләре дә катнаша. Төп максат - чынбарлыкта янгын килеп чыга калса, һәр укучы да мәктәп бинасыннан үз вакытында һәм бернинди зыянсыз чыга алсын өчен, эвакуация игълан ителгәннән соң персоналның эш итә белү-белмәвен тикшереп карау.

- Өйрәнү тревогасы барлык җитешсезлекләрне дә ачыкларга ярдәм итә. Без аларны төзәтәбез, кисәтүләр ясыйбыз. Болар киләчәктә мондый хәлләргә юл куймас өчен кирәк, - диде Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Алексей Разгулов.

Татарстан Республикасында 20 нче августтан 20 нче сентябрьгә кадәр белем бирү учреждениеләрендә балаларның куркынычсызлык айлыгы уза. Аның кысаларында көзнең беренче ике атнасында мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре үткәрелә. Аларда балаларның ут белән шаяруы аркасында янгын чыгуга юл куймау, балаларның утта һәм суда һәлак булуын булдырмый калу турында аңлатыла, мәктәп балаларына тагын бер тапкыр куркынычсызлык чаралары искәртелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучыларына белешмәлекләр тараттылар. Укучылар өчен аны кулланырга уңайлы форматта - атналык дәресләр расписаниесенең эчке ягында ясаганнар. Аны эш өстәле каршына кую да җитә - шул чагында бала дәрес әзерләгән арада, буклетның төсле рәсемнәрен карый-карый, куркынычсызлык кагыйдәләрен ятлап та өлгерер.

Кызыксынучан беренче сыйныфларның кайберләре бүләкләрне караган арада икенчеләре профилактик әңгәмәдә катнаша. Балаларга тормыштан төрле мисаллар китерәләр. Укучылар теге яки бу хәлдә нишләргә кирәклеген үзләре дә әйтеп бирә алалар.

Иң мөһиме - янгын чыга калса, укучылар нишләргә кирәклеген, ярдәм сорап нинди номер буенча шалтыратырга икәнлеген яхшы беләләр. Аларга шулай ук шырпының балалар уенчыгы булмавын да бик тәфсилләп аңлаттылар.

Мәктәп балалары укыту учреждениесендә ни өчен эвакуация планы булырга тиешлегенә, аннан ничек файдаланырга икәнлегенә төшенделәр. Өлкәннәр балаларның эвакуация юлларын белүләренә һәм гадәттән тыш хәл килеп чыга калса, үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлауларына сөенделәр.

ГХМ хезмәткәрләре кечкенә чакта алган белемнәр һәм күнекмәләрнең киләчәктә янгын очрагында килеп туган хәлдән чыгарга, курку хисенә бирешмәскә ярдәм итәчәгенә ышаналар. Ә монысы, үз чиратында, янгыннар санын һәм матди чыгымнарны гына киметеп калмас, иң мөһиме - кешеләрнең һәлак булуына юл куймас. Куркынычсызлык дәресләре, шулай ук балаларны мәктәп бинасыннан эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр уздыру балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвамында, 20 нче сентябрьгә кадәр уздырылачак.

Мәктәп линейкаларын оештыручылар кечкенә чакта башка сеңдерелгән белем һәм күнекмәләрнең кешегә тормышта югалып калмаска, тиешле кагыйдәләр нигезендә эш итәргә мөмкинлек бирәчәген ышанып әйтәләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International