ЖИРЛӘР ФАЙДА КИТЕРСЕН

2013 елның 16 феврале, шимбә
    Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең  җир күзәтчелеге бүлеге  авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм җирлекләргә караган  җирләр составында  авыл  хуҗалыгы файдаланылышындагы  җир участокларына контрольлек  итә.
    Җир законнарын бозуның  иң таралган төрләре  – җирне төрле чүп-чар  һәм каты көнкүреш калдыклары белән пычрату. Шуның аркасында җирләр физик пычрануга дучар була,  туфракның уңдырышлы катламы  тыгызлана, һава һәм су үткәрүчәнлеге начарая. Җирләрне  яхшырту, саклау һәм туфракны  җил, су эрозиясеннән саклау,  әйләнә-тирә мохиткә җирләрнең  сыйфатын начарайта торган  башка тискәре  йогынтыларны  бетерү буенча  куелган таләпләр һәм мәҗбүри чараларны  үтәмәгән өчен Россия Федерациясенең Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының  8.7 статьясы  2 өлеше нигезендә  административ штраф төсендә  җаваплылык күздә тотылган: гражданнарга –  бер мең сумнан бер мең биш йөз сумга кадәр; вазифалы кешеләргә – ике мең сумнан өч мең сумга кадәр; юридик затларга – кырык меңнән илле мең сумга кадәр.
    Моннан тыш,  Россия Федерациясе Җир кодексының  76 статьясында, 10.01.2002, № 7-ФЗ “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы  Федераль законның   78 нче статьясында, РФ Табигать министрлыгының  08.07.2010, № 238 “Әйләнә-тирә мохитне саклау объекты буларак,  туфракка китерелгән зыян күләмен  исәпләү методикасын раслау турында”гы  боерыгында  хокук тәртибе бозучының җиргә кагылышлы хокук тәртибен бозу нәтиҗәсендә  килгән зыянны  үз теләге белән яки  суд карары буенча тулысынча  каплау бурычы күздә тотылган. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны бозу  нәтиҗәсендә  килгән зыянны  каплау турындагы дәгъвалар егерме ел дәвамында белдерелергә мөмкин.
    06.10.2003, № 131-ФЗ “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы   Федераль законның  14 статьясы  1 өлеше 18 пунктында көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чар җыюны һәм чыгаруны оештыру  җирлек   вәкаләтләренә  карый диелгән.  24.06. 1998, № 89-ФЗ “Производство һәм куллану калдыклары турында”гы  Федераль законның  8 статьясы 1 пунктында  да көнкүреш  калдыклары һәм чүп-чар җыю һәм чыгаруны оештыру  җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә  карый  диелгән. Шушы ук Федераль  законның  13 статьясында  экология, санитария һәм башка таләпләр нигезендә муниципаль берәмлек территориясе калдык-лардан даими рәвештә чистартылып торырга тиеш, диелгән. Башка сүзләр белән әйткәндә,  закон  җирле үзидарә органнарына  үз җирлекләре территориясендә  көнкүреш  калдыклары һәм чүп-чар җыюны һәм чыгаруны оештыру, шул исәптән  калдыклар һәм чүп-чарны  рөхсәт ителгән тәртиптә  җыю (урнаштыру) һәм  өеп кую объектларын  булдыру, муниципаль берәмлекнең  бөтен территориясен, әлеге җирлек чигендәге  җир участокларына милек нинди формада булуга карамастан,   экология, санитария һәм башка таләпләр нигезендә  калдыклардан  даими рәвештә чистартып тору  бурычын турыдан-туры  йөкли.
    Алда әйтелгәннәрдән чыгып,  муниципаль берәмлекләр башлыкларына  җирләрне пычрату проблемасына игътибарны көчәйтергә, җир участокларын законлаштыру  һәм башка  категориягә  күчерү буенча чаралар   күрергә  тәкъдим  итәбез. 

Р.КАДЫЙРОВ, җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International