Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Белем көне белән котлавы

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле укытучылар,  кадерле укучылар, студентлар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелемнән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм!

1 сентябрь – һәркемгә үзенчә якын булган бәйрәм. Бу көн - мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн.

Кызганыч, быелгы белем бәйрәме моңа кадәр уйга да килеп карамаган үзенчәлекле шартларда уза. Пандемиягә бәйле вәзгыять монда да үз таләпләрен куя. Әмма яңа формат зарыгып көтеп алган бәйрәмнең  асылын, кыйммәтен җуя алмый. Без короновирус белән бәйле булган бик күп сынауларны  лаеклы уздык. Яңа шартлар укытучылардан, укучылардан, балалар бакчалары тәрбиячеләреннән, әти-әниләрдән зур җаваплылык таләп итә. Безнең акыл, зирәклек, сабырлык, бердәмлек алда торган сынауларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәчәгенә һич шигем юк. Ә без районыбызның  яшь гражданнары  тирән һәм төпле белем алсын һәм үз талантын эшкә җигә белсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез.

Районыбыз халкы һәрвакыт мәгърифәткә, яңа белем үзләштерүгә омтылды. Биектау районы мәгарифенең бик күп мөһим юнәлешләрдә лидер булуы куаныч. Укытучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләренә шушы мөнәсәбәт белән аеруча олы хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Үземнең иң җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләремне районыбызның мәгариф ветераннарына юллыйм. Сез тудырган асыл кыйммәтләр бүген дә бөртекләп саклана, яшь буын укытучылар тарафыннан нәтиҗәле дәвам иттерелә.

Яңа уку елы укучыларга тирән белемнәр, кызыклы ачышлар, иҗат шатлыгы алып килсен. Укытучыларга  - һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, ә ата-аналарга сабырлык, үз балаларының уңышлары өчен горурлык хисе телим!

Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!

 

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International