“Эверест” тагын осталыгын күрсәтте

2020 елның 29 августы, шимбә

Биектауның “Эверест” командасы футбол буенча Татарстан Республикасы югары лигасы Чемпионатының икенче турында үз кырында Казанның “Мирас” командасын кабул итте. Бераз алгарак узып, безнең футболчыларның зур һәм инандыргыч җиңүгә ирешүләрен әйтеп китәбез.

Уен башланып кына киткәндә үк Биектау футболчыларының җиңәргә дип чыгулары сизелеп торды. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки Яшел Үзәндә беренче турда безнең егетләр үкенечле җиңелүгә дучар булганнар иде. Шунлыктан берәүгә дә өстәмә рәвештә җиңүгә этәргеч бирергә кирәк булмады. Матчның икенче минутында ук “Эверест” футболчылары исәпне ачып та куйдылар. Таймның 14 нче минутында өстенлекләрен икеләтә арттырдылар, ә тәнәфескә киткәндә исәп 5:0 иде инде.

Шунысы игътибарга лаек, безнең футболчылар тәнәфестән соң көрәш кызуын киметмәделәр. Алыштырулар булуга карамастан, команданың уены үзгәрмәде. Биектаулылар тупны һәрдаим к о н т р о л ь д ә т о т т ы л а р һ ә м көндәшләр капкасы янында берсе артыннан икенчесе киеренке мизгелләр тудырып кына тордылар. Команда капитаны Александр Петухов чираттагы кабатлау белән үзен күрсәтте. Матчта ноктаны Илнар Хатибуллин куйды. Башкала футболчылары безнең голкиперны бары бер генә тапкыр борчыдылар. Соңгы нәтиҗә Биектау файдасына 10:1.

Исегезгә төшереп үтәбез, Биектау командасы ике турнирда катнаша. 5 нче сентябрьдә безнең футболчылар Татарстан Республикасы югары лигасы Чемпионатында Казанда “Савиново” командасы белән очрашачак, ә аннан соңгы матчны үз кырында Татарстан Республикасы Кубогы кысаларында 30 нчы августта “Эйя” Казан командасы белән уздырачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International