Биектау тарихка үсешләре белән кереп калыр

2020 елның 28 августы, җомга

Биектау районында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек 2019 елда ук башланды. Төрле социаль объектлар төзелеше тулы куәтенә барды. Сәнгать коллективлары бәйрәмгә әзерләнде. Спорт чаралары үткәрү дә каралган иде. Коронавирус инфекциясе пандемиясе дөнья күләмендә планнарны үзгәртте. Шул исәптән, бу ТАССР төзелүнең 100 еллыгын үткәрүгә дә кагылды. Моңа да карамастан, тантаналы дата эзсез генә узмады.

2019 елда Биектау районы турындагы “Кичә. Бүген. Иртәгә” китабының икенче томын нәшер итү өчен мәгълүмат туплый башладылар. Ул нәкъ менә районның 85 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән елда дөнья күрде. Район китапханәләре үзенчәлекле тарихи мәгълүмат туплады. Китапның төп өлеше район авыллары һәм торак пунктлары тарихына багышланган, мәкаләләрнең бер өлеше татар телендә. Китап киң даирә укучыларга, тарихчыларга, туган як тарихын өйрәнүчеләргә бик кызыклы һәм Казан аръягы тарихының бәяләп бетергесез чыганагы булып тора.

2019 елда үзәк мәдәният йортының сәнгать коллективы спектакль сәхнәләштерүгә кереште. Сүз уңаеннан, аның премьерасы Театр көнендә - 27 мартта узарга тиеш иде. Спектакль үзәгендә - Галиябану тарихы, әмма әсәргә үзгәрешләр керткәннәр. Әсәр чын мюзиклга әверелә. Артистлар сәхнәдә җырлый, бии, сөйли. Биектау труппасы башкаруындагы яңа эчтәлекле спектакльнең баш режиссеры - Раушан Шәриф.

ТАССРның 100 еллыгы символикасы районда Яңа ел бизәкләре белән бергә барлыкка килде. Чөнки 2020 ел - бөтен республика халкы өчен әһәмиятле вакыйга. Юбилей елы 1 гыйнвар көнне 18:50 сәгатьтә сабыйның дөньяга аваз салуы белән башланды. Бәхетле әти-әнине әлеге вакыйга белән котларга Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин килде. Ул яшь әти-әнигә Имран Хөсәеновның туу турындагы таныклыгын һәм, әлбәттә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан бүләкләр, истәлек билгесе һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Ватанны саклаучылар көне һәм Җиңү көне уңаеннан 9 майда Рөстәм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Аларның һәркайсына “Җиңүнең 75 еллыгы” һәм “ТАССРның 100 еллыгы” медальләре тапшырылды. Ветераннарның инде өлкән яшьтә булуын, сәламәтлекләре какшавын исәпкә алып, бүләкләрне хуҗаларына мөмкин кадәр уңайлы шартларда тапшырырга тырыштылар.

Юбилей елының республика тарихындагы әһәмияте турында халык җыеннарында да сөйләштеләр. 2020 елда район алдында казанышлары өчен бүләкләр белән бергә “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесен дә тапшырдылар. Хезмәт ветераннарын һәм эш алдынгыларын җыелышларда бүләкләү белән генә дә чикләнмәделәр. Юбилей елында районда тематик чаралар да уза, биредә хезмәт ветераннары һәм эш алдынгыларының казанышлары турында сөйләп, яшь буында хезмәт сөючәнлек тәрбияләргә тырышалар.

Биектау районының мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре гадәти булмаган шартларда да тырышып эшләде, юбилей даталарын онлайн концертлар, төрле бәйгеләр, район газетасында мәкаләләр рәвешендә билгеләп үтте.

Район редакциясе дә бәйрәмнән читтә калмады. Корреспондент Энҗе Гарәфиева Биектау районы тарихы турында программалар циклы әзерләде. Атна саен “Биектау хәбәрләре” газетасында һәм “Биектау ТВ” каналында районның атказанган кешеләре турында мәкаләләр һәм сюжетлар чыгып килә. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшкә үсеп килүче буынны да җәлеп итәләр. “Бабайга хат” рубрикасы беркемне дә битараф калдырмады. ТАССРның 100 еллыгы һәм районның 85 еллыгы уңаеннан Биектау районы авыллары һәм бистәләренең үсеше турында бик күп сөйләнде.

Үзизоляция режимыннан чыгу Биектау районы Советы утырышы белән дә ассызыкланды. Әлеге чарада ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садыйков катнашты. Чираттагы 52 нче утырыш туган як тарихына багышланган фильм караудан башланды. Бу аңлашыла да, 2020 ел бик күп тарихи даталарны берләштерә бит. Биектау районы 85 еллыгын каршы алса, республика ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итә. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның чыгышы нәкъ менә шуңа багышланган иде. Ул район үсешендәге үзенчәлекле вакыйгаларны билгеләп үтте, авыл җирлекләре һәм зур предприятиеләр барлыкка килү тарихына тукталды. Көндәлек хезмәте белән Биектау районы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Юбилей датасын спортчылар да билгеләп үтте. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән елда дәрәҗәле спорт чарасын үткәрү урыны итеп нәкъ менә Биектау районын сайлау да зур хөрмәткә лаек. Февральдә Биектауда көрәш турниры узды, биредә илнең күп кенә төбәкләреннән спортчылар җыелды.

Коронавирус керткән үзгәрешләргә дә карамастан, елның беренче яртысы Биектауда төзелеш өлкәсендәге уңышлар белән тарихка кереп калачак. Тирә-якны төзекләндерү юнәлешендә эш алып барыла. Районда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырыла. Район социаль төзелешләргә бәйле федераль программаларда да катнаша. Биектауда ФАПлар, мәдәният йортлары, спорт корылмалары сафка баса. Быел районның Олы Кавал авылында заманча клуб ачылды. Тиздән 340 урынга исәпләнгән “Байгыш” балалар бакчасы да үз ишекләрен ачачак. Ә иң мөһиме - Биектауда “Инеш” бассейнын кулланышка тапшырдылар. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул башкарылган эшне югары бәяләде һәм спорт өлкәсендә зурдан-зур уңышлар теләде.

Елның тагын бер әһәмиятле вакыйгасы - ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы. Аны 2019 елның декабрендә тәкъдим иттеләр, флаг илнең барлык федераль округлары буенча йөреп чыкты. Республика буенча “сәяхәт” 25 июньдә Казанда “Мин күкне сайлыйм” бәйрәмендә башланды. Биектауга флаг Буадан килде. Флагны районда каршы алу тагын бер бәйрәм - Мүлмә авылында мини-футбол өчен спорт мәйданчыгы ачылу белән бергә туры килде. Аны Татарстан шәһәрләре һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысасында сафка бастырдылар.

27 августта районның үзәк скверында Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт узды. Чарада район сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Рөстәм Кәлимуллин алдынгыларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгеләре тапшырды. Төп бәйрәм чаралары исә ноябрьдә узачак. ТАССРның 100 еллыгы һәм районның 85 еллыгы уңаеннан мәдәни һәм спорт чаралары тәгаенләнгән.

Эрнест АБДУЛАЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International