Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
СӘЛАМӘТЛЕК БӘЙРӘМЕ ШӘП БУЛДЫ
2013 елның 12 феврале, сишәмбе
Иң зур кышкы чара – “Россия чаңгы юллары” массакүләм чаңгы ярышы безнең районда узган ял көннәрендә булды.
Ул ел саен 1982 елдан башлап уздырыла. Ярышларда профессиональ чаңгычылар белән беррәттән яңа гына чаңгыга басучылар да катнаша.
Район стадионына иртәнге сәгать 9 да ук чаңгыда йөрергә яратучылар җыйналды. Шуны да әйтик, соңгы елларда ял көннәрендә күп биектаулылар урманга ашкына. Бер яктан, чаңгы спорты җылы эш кәнәфиләренә ияләнгән безнең тәннәргә бер урында торырга ирек бирми, икенче яктан, әйләнә-тирәнең матурлыгына карап туя алмыйсың. Кар калфаклары кигән биек наратлар, чыршылар, каеннар, кояш нурларын чагылдырып, гадәти булмаган, әкияти күренеш тудыралар, син үзеңне тылсымлы әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең.
“Россия чаңгы юллары”нда профессионаллар да, мәктәп укучылары да, шушы кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша. Һәр катнашучыга, яшенә карап, тиешле дистанция тәкъдим ителде – иң кечкенәләр өчен 500 метр, өлкәннәр өчен 1,5 километрга кадәр.
Һәр минут саен стадионга яңа чаңгычылар килә торды. Районның 38 оешма һәм учреждениесе, 29 авыл җирлеге, районның барлык мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары, пенсионерлар киң колачлы спорт чарасыннан читтә калмады. Теркәү узгач һәм нинди этапта старт алырга икәнен ачыклагач, чаңгычылар, ярышка кадәр аралашырга өлгерер өчен танышлары янына ашыктылар. Быел “Россия чаңгы юлларын”нда 1000 нән артык биектаулы катнашты.
Иң күпсанлы коллективлар гомуми урта белем бирү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләреннән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, район больницасыннан һәм башка оешмалардан иде. Чаңгы ярышы ачылышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов чыгыш ясап, бу көнне сәламәт яшәү рәвешен алгы планга куеп, ярышка чыкканнарның барысын котлады һәм уңышлы финиш теләде.
Балаларга карап, аларның нинди түземсезлек белән “2013 елгы Россия чаңгы юллары”н көтүләре сизелде. Беренче итеп стартка укучыларны чакырдылар. Калган ярышта катнашучылар дулкынлануларын көчкә тыеп, стартны күзәттеләр. Балалар балалар инде, күпләре судья команда биргәнче үк дистанциягә китәргә маташты. Яшь чаңгычыларның беренче сафларда финишка килергә омтылып, бер-берсен уза-уза нинди азарт белән ярышуларын күрергә кирәк иде. “Россия чаңгы юллары”нда катнашучылар этапларга бер-бер артлы китте. Трассаны белгән кешеләрнең оту мөмкинлеге күбрәк иде. Шуны да әйтик, узган еллардан аермалы буларак, быел бүләкләү процедурасы ярышка ямь кертте.
1 дән алып 4 нче урыннарны яулаган җиңүчеләр фиништан соң ук мактау пьедесталына чакырылып, Мактау грамоталары, фирма башлыгы һәм “Биектау” дип язылган шарф алдылар.
Ярышка Чыпчыктан килгән иң яшь катнашучы Азалия Фазлыева махсус приз белән бүләкләнде. Кызга нибары 4 кенә яшь, ә ул инде чаңгыда ышанычлы йөри. “Россия чаңгы юллары”на кызчык әтисе һәм әнисе белән килгән. Кызына үрнәк – әнисе Гөлфия Фазлыева. Ул “Өмет” Үзәгеннән коллегалары белән бергә стартка чыкты.
VIP-узыш массакүләм төс алды, анда район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
– Мондый ярышларда катнашу бик яхшы булды, – диде Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина. – Ял көннәрендә еш кына чаңгылар киеп урманга чыгам. Сезгә дә чаңгы прогулкаларына ешрак чыгарга киңәш итәм.
Җелекләргә үтә торган ачы февраль җиле үз эшен эшләде, “Россия чаңгы юллары”нда катнашучылар туңа башлады. Шул вакыт ретранслятордан кайнар чәй эчеп җылынырга мөмкин булуын хәбәр иттеләр, һәм барысы да шунда ашыкты. Тәмле кайнар чәй тәннәрне генә җылытып калмады, үз стартларын көтүче чаңгычыларның күңелләрен дә күтәреп җибәрде.
Соңгылар булып стартка иң өлкән чаңгычылар чыкты. Үзләренең спортка карата мөнәсәбәтләре белән алар чираттагы тапкыр пенсия яшендә тормышның төгәлләнмәвен, шушы вакытта да яраткан эшең белән шөгыльләнеп булуын дәлилләделәр. “Россия чаңгы юллары-2013” тә катнашучылар күп айларга җитәрлек күңел көрлеге һәм яшәү рухы алды, чөнки “Россия чаңгы юллары”на басканнарның барысы да чемпион бит, һәм монда финишка ничәнче булып килү мөһим түгел.
Рәсемдә: “Россия чаңгы юллары-2013” Биектау районында.
А. Тимонин фотосы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Талпан имсә, нишләргә?
Талпан имсә, нишләргә?
6
май, 2026 ел
Высок Биектау авылында 9 Майда нинди юллар ябылачак?
Шимбә көнне, Җиңү Парады уздырылган көнне, 06:00 дән 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
5
май, 2026 ел
Биектау районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән үлгән.
27
апрель, 2026 ел
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эше нәтиҗәләре турында белешмәләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз