“Полигон” барлыкка килгәнгә 20 ел. Биектау районында шәхси юнәлештә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыруны оештыру эше 2000 нче елларга аяк басканда тормышка ашырыла башлады. Ул чакта әле бу Татарстан өчен яңалык иде. Ә бүгенге көндә - шушы вакытка кадәр Биектау районында уңышлы эшләп килүче һәм алга таба үсүче предприятие.
Безнең районда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм саклау предприятиесе әле күптән түгел генә юбилеен билгеләп үтте. Әлеге чарага компаниянең иң җаваплы хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары чакырылган. Ни кызганыч, күпләр инде исәннәр арасында юк, әмма алар турындагы истәлек “Полигон” тарихында мәңгелек урын алган.
“Полигон” предприятиесе баннерына “Безгә егерме ел” дип язылган. Ул 20 ел буена гади халыкка хезмәт итә. Районның барлык авылларыннан җыелган чүп-чарны Шәпшедәге полигонда кабул итәләр.
Оешма директоры Әнсар Галиев әйтүенчә, алар бу эштә - беренчеләр, юл яручылар. “Полигон” - Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыру буенча шәхси юнәлештәге беренче предприятие.
“Полигон” республикада беренче тапкыр мал үләксәләрен күмү өчен биотермик чокырлар - Беккари чокырлары да ясатты. Мондый хезмәтне алар районда яшәүчеләр өчен бушлай күрсәткәннәр.
Озак еллар буена предприятие районда алдынгылыкта булган. Әмма 2019 елның июле “Полигон” эшенә үзенең төзәтмәләрен керткән. Татарстан тормышына бу көн коммуналь хуҗалык эшендә үзгәртеп кору көне буларак килеп кергән. Икенче компания барлыкка килгән. Шунлыктан вәкаләтләрнең бер өлеше үзенең актуальлеген югалткан. Әмма бернинди көндәшлек тә сизелмәгән. Әнсар Хәлилович әйткәнчә, симбиотик мөнәсәбәтләр табылган, бер-берсен аңлап эшли башлаганнар.
- “Чиста шәһәр” белән каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм урнаштыруда бердәм оператор булып эшлибез. Хәзер чүпчарны алар җыялар һәм безнең полигонга чыгаралар, ә без, полигон хуҗалары, аны кабул итәбез һәм урнаштырабыз, - ди “Полигон” директоры Әнсар Галиев.
“Полигон” хезмәткәрләре ял көннәрсез эшлиләр, хәтта бәйрәмнәрдә дә ял итмиләр. Чөнки аларның эше бер генә минутка да тукталып тора алмый. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә район халкы чүп-чар җыю урыннарыннан аеруча актив файдалана. Өстәвенә хәзер дачалар сезоны да. Әгәр алар ике көн ял итсәләр, тау-тау өелгән чүпне ташып бетерү мөмкин булмаячак.
Аннары “Полигон” директорының үзе әйтүенчә, кайдадыр контейнерлар тулып торадыр, дип уйлаудан да күңел тынгысызлана башлый. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Кайвакыт күп нәрсә халыкның үзеннән дә тора, әлбәттә.
- Шунысын билгеләп үтми кала алмыйм, без үз эшебезне башлап кына җибәргән элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзерге вакытта кешеләр чүпчар җыюга җаваплырак карый башладылар. Чөнки алар тәртипнең үзләрен ничек тотуга бәйле булуын аңлыйлар. Чисталык, пөхтәлек безгә дә, аларга да бәйле, - дип өстәде “Полигон” директоры Әнсар Галиев.
Егерме ел эшләү дәверендә “Полигон” хезмәткәрләре ниләр генә күрмәгәннәр. Өйләре янучылар өчен аеруча борчылганнар. Каты көнкүреш калдыкларын үзләре чыгарган һәм кабул иткән вакытта, монополизм чорында гадәттән тыш хәлләрдә йортсыз калганнарга бушлай ярдәм оештырганнар.
Бүгенге көндә Шәпшедәге полигон 30 процентка тулган. Калган өлеше ул 2038 нче елга кадәр яшәргә җитәрлек. Ә бу исә компаниянең тагын юбилейлары булачак, дигәнне аңлата.
Энҗе ГАРӘФИЕВА