Татарстанлылар КФҮ офисларында сентябрьдә тавыш бирү өчен участок сайлый алалар

2020 елның 31 июле, җомга

Күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 бүлекчәләрендә 11-13 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашу урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Мондый гаризаны республика халкы 8 сентябрьгә кадәр тапшыра ала.

КФҮтә мондый хезмәт паспорт яки шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтү буенча өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк.

Алабуга шәһәренең 37 нче округында яшәүчеләр (Алабуга районының барлык торак пунктлары), анда ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.

РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак 28нче Түбән Кама бермандатлы округы сайлаучылары бары тик Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнары һәм Кама Аланы КФҮләренә гаризалар бирә алалар.

Әйтергә кирәк, алда аталган сайлауларда Мәскәүдә дә катнашырга мөмкин. Россия башкаласында 30 санлы сайлау участогы гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, үз сайлау участогыңны Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссияләре сайтларында сервислар аша табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International